Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт дөньясында

Без чаңгыда шуабыз!

Мөслимлеләр “Россия чаңгы юлы” акциясенә кушылды.

“Кояшлы Ык” ял зонасында узган сәламәтлек һәм спорт бәйрәмендә ике дистәгә якын оешма, йөзләгән мөслимле катнашты. Чаңгы базасы территориясе чаңгычыларның шат авазларыннан яңгырап торды. Спорт бәйрәмендә катнашучыларны район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде.

 Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов әлеге чарада бик теләп катнашуын белдерде:

– Мәктәптә укыганда ук чаңгыда шуарга ярата идем. Мәктәпкә гел чаңгыда йөрдек без. Хәзер дә, һава торышы уңай булганда, чаңгы шуарга еш чыгам. Чаңгы шуып кайткач, кәеф тагын да күтәрелеп, гәүдә җиңеләеп китә. Сәламәтлекне кайгырту өчен ялкау булмаска, иренмәскә кирәк.

Район хастаханәсе коллективы спорт бәйрәменә зур команда булып җыелып килгән иде. 

Фәридә Гайнетдинова

Рәмилә Сәләмова фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 февраль саныннан укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев