Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

ГТО – тормыш нормасы

ГТО нормативларын тапшыру бәйрәм төсен алды.

“Яшьлек” спорткомплексында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабы узды. “ГТО эстафетасы” спорт чарасында 17 гомуми белем бирү учреждениесе катнашты.

Бәйгедә һәр командадан икешәр егет һәм кыз көчен сынады. Укучылар урыннан озынлыкка сикерү, йөгерү, идәннән этелү һәм күтәрелү буенча физик мөмкинлекләрен сынады. 

– Ярышлар физик мөмкинлекләрне тикшерү генә түгел, ә катнашучылар өчен көндәшлек рухын күрсәтү өчен дә яхшы мәйданчык булды. ГТО тапшыру тормыш нормасына әйләнеп бара. Барлык укучылар да ГТО нормаларын уңышлы үтәде. Аларга алга таба да сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм зур җиңүләр насыйп булсын! – диде районның ГТО берләшмәсе җитәкчесе Расил Фәттахов.

Биш этапны үтәү йомгаклары буенча гомуми команда зачетында беренче урынны Әмәкәй мәктәбе командасы алды. Бу җиңү Әмәкәй укучыларына ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестивалендә катнашу мөмкинлеген бирде. Ярышлар Казанда узачак. Икенче урында – Мөслим лицее. Мөслим урта мәктәбе өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотолары

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев