Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт чаралары

«Татарстан - Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте призына йөзү ярышлары

«Тамчы» йөзү бассейны спортчылары Норлат районында йөзү ярышларында катнаштылар.

26 апрельдә "Тамчы" йөзү бассейны йөзүчеләренең 20 спортчыдан торган җыелма командасы Норлат районында  "Татарстан - Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте призы ачык беренчелегенә йөзү буенча ярышларда катнашты.

Ярышларда Татарстан Республикасының Норлат, Мөслим, Спас, Аксубай районнары һәм Самара өлкәсенең Кошкин районы командалары катнашты.

Ярышлар барышында түбәндәге урыннар яуланды.


 2014 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында:

Азизә Гафурова ирекле стильдә һәм аркада  50 м дистанциядә 2 урын,
Алиса Османова  аркада  50 м дистанциядә 3 урын.


 2014 һәм аннан кечерәк малайлар арасында:

 Ринас Ситдиковс ирекле стильдә һәм аркада  50 м дистанциядә 2 урын,
Илнар Зиннуров   аркада  50 м дистанциядә 3 урын,

Марсель Абдуллин ирекле стильдә  50 м дистанциядә 3 урын.

 2012-13 елгы кызлар арасында Рания Сибгәтуллина ирекле стиль белән 100 м дистанциядә 3 урын

2012-13 елгы малайлар арасында Азат Галимҗанов Азат ирекле стиль белән һәм аркада 50 м дистанцияләрдә 1 урын

 2010-11 елгы кызлар арасында Ләйлә Баһауова  100 м дистанциядә аркада 1 урын, 200 м дистанциядә 2 урын

 2010-11 малайлар арасында Илһам Монасыйпов 100 м дистанциядә баттерфляй стилендә 3 урын

 2008-09  елгы кызлар арасында  Динә Баһауова  100 м дистанциядә баттерфляйстилендә 2 урын, 100 м аркада 3 урын

2008-09нчы елгы егетләр арасында Әмир Фатыйхов 100 м баттерфляй һәм 100 м аркада ике тапкыр 1 урын

 2010-2012 елгы Әминә Хафизова, Ләйлә Баһауова, Раил Хәйретдинов, Илһам Монасый составында катнаш эстафетада 2 урын

Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар, медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр.
Команда тупланмасында нәтиҗә 18 медаль булып, шуларның
5 – алтын
7 – көмеш
6 – бронза

Җиңүчеләр һәм призерларның тренерлары –  Алмаз Дәүләтшин, Алмас Латыйпов, Фәрхәт Хәбибуллин, Мизхәт Миңнегалиев.

Фотолар – спорт мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Без_мөслимлеләр