Малларга нәрсә кадыйлар?
Нәтиҗәдә кайбер кешеләрнең, шул исәптән минем сарыклар да аксады, йөри алмас дәрәҗәгә җитте.
29 гыйнвар көнне Тат.Шуран авылында, йортларда йөреп, сарык, кәҗә, сыерларга тире чиренә каршы укол кададылар.
Нәтиҗәдә кайбер кешеләрнең, шул исәптән минем сарыклар да аксады, йөри алмас дәрәҗәгә җитте. Бер олы сарыгым бәрән салды (выкидыш), ул сарыгым хәзер көчкә йөри, ике айдан бәрәнләргә тиеш иде. Суяр идең, укол кадаган малның итен ашарга ярамый. Узган ел, бер хуҗалыкта кош гриппы чыкты дип, кошларны тереләй яндырдылар. Чир чыкмасын дип, сәламәт малларга укол кадап, чирләтеп үтергәч, ни дип әйтим?! Прививка тире астына ясалырга тиеш булса да, ул, 5-6 сантиметрлы энә белән, сөяккә тиярлек итеп, бик нык эчкә кадалды. Ветеринарларга план, укол, акча гына булсын!
Күпләр малларын бетерделәр, олы яшьтәге кешеләр терлек азыгы әзерли алмый. Чөнки чыгымы бик күп! Миңа да 79 яшь, мин дә малны бетерә алам. Әмма һаман да терлекләр асрарга тырышам әле. Организмда фосфор, кальций һ.б. төрле файдалы элементлар булмау сәбәпле хайваннарда йон коелу, тимрәү, лишай, башка тире чирләре барлыкка килә. Кальций, фосфор һ.б. элементлар борчак саламында, ярмаларда һәм печәндә була. Хәзер саламны урып-җыю вакытында, туратып, “җилгә” очыралар, җиргә органик ашлама итеп кулланалар. Элекке шикелле, эскерткә салып, малга ашату юк. Авылларга якын басуларга борчак һәм башка культуралар чәчеп, суктырып, саламын пресслап, халыкка таратсалар, отышлы булмас иде микән? Район башлыгының бер сүзе җитә моңа!
Зариф Гарифуллин.
Тат.Шуран.
Газета укучыбызның ветеринария мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына Мөслим ветеринария лабораториясе мөдире Айрат Фазлыев җавап бирә:
– Авыл хуҗалыгында терлекләргә диагностик һәм профилактик чаралар план нигезендә елга ике тапкыр үткәрелә. Хактан да, районда чирләү мөмкинлеге булган терлекләргә аеруча куркыныч авыруларга каршы планлы вакциналаштыру үткәрелде. Малның яшенә бәйсез рәвештә вакцина препаратны куллану кагыйдәләре нигезендә мускулларга кертелде, һәр терлек өчен бер тапкыр кулланулучы энә файдаланылды. Хуҗаларның һәрберсенә вакцинаның зыянлы булмавы турында аңлатылды, сөтне чикләүләрсез файдаланырга була, диелде. Вакциналаштыру бушлай эшләнде. Вакциналаштырудан соң район ветеринария берләшмәсенә мал хуҗаларыннан терлекләренең өзлегүе яисә үлүе турында хәбәрләр кермәде. Вакцинадан соң диагнозны раслау өчен малны яру бары тик инструкция һәм йогышлы авырулар төрләре буенча ветеринария-санитария кагыйдәләре нигезендә генә башкарыла.
Авыл хуҗалыгы терлекләре өчен аеруча куркыныч авыруларны булдырмау максатында сәламәт терлекләрне вакциналаштыру инструкция нигезендә башкарыла. Вакцинадан соң мал бераз хәлсезләнеп алырга, кыска вакытка тән температурасы күтәрелергә, ашау-эчүдән баш тартырга мөмкин. Бу конкрет вакцинага иммунитет формалашу белән бәйле. Инструкциягә карап, вакцина тире астына яисә мускулга кертелергә мөмкин.
2020 елда Дусай авылында кошларда кош гриппы расланганнан соң Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы нигезендә кошлар юк ителде.
Мал хуҗалары ветеринарларның таләбе буенча терлекләрен каратырга, терлекләрнең кинәт үлүе яисә күпләп авыруы, үз-үзләрен гадәттәгедән үзгә тотулары турында белгечләргә хәбәр итәргә бурычлы. Бу хакта Россия Федерациясенең 1993нче елның 14 маендагы 4979 санлы “Ветеринария турында” законында әйтелгән.
Шунысын да әйтергә кирәк, хайваннар да (аеруча дуңгызлар, мөгезле эре терлек, песиләр һәм этләр, дөяләр, керпеләр, кошлар һ.б.) коронавирус белән чирләргә мөмкин.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев