Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Мәңге яшә, Татарстаным!

30 август – Татарстан Республикасы көне

1990 елда Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Республика көне күпмилләтле татарстанлылар өчен бердәмлек һәм дуслыкны гәүдәләндерә. Бу көнне республикабызның һәр районында зурлап билгеләп үтәләр. Татарстан Республикасы көне уңаеннан районыбыз яшьләренең фикерләрен сораштык.

Лилия Солтанова,

Мөслим гимназиясе укытучысы, мәктәпнең алдынгылар хәрәкәте әйдәүчесе:

– Республика көне – минем өчен күпмилләтле республикабызның зур бердәмлеген, көчен һәм ныклыгын күрсәтүче зур бәйрәм. Бу көнне һәр җирдә матур чаралар уза, аларда төрле милләт вәкилләре бердәм булып бәйрәм итә. Бу көнне “Бәйрәм белән, республикам!” дигән котлау сүзләре нинди генә телләрдә яңгырамый! Без укучыларым, Алдынгылар хәрәкәте активистлары белән бәйрәмгә флешмоб әзерлибез, акцияләр үткәрәбез. Республика көне минем күңелемдә һәрвакыт үзгә бер горурлык хисләре тудыручы бәйрәм булып яши, шушы хисләрне мин укучыларыма да тапшырырга тырышам.

Фото – Лилия Солтанованың гаилә архивыннан 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев