Китапханәгә йөрисезме?
Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр күпме? Әлеге сорау белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.
Наилә, 26 яшь:
– Китапханәгә кечкенә чактан ук яратып йөрим. Көненә берничә мәртәбә керә идем хәтта. Балалар китапханәсендәге бөтен китапларны укып бетергәнмендер. Кызыклы китаплар калмагач, өлкәннәр китапханәсенә йөри башладым. Үзәк китапханәнең махсус китаплар саклау урыны бар, анда рус һәм чит ил классикларының иң яхшы дип саналган “хәзинә” әсәрләре урын алган, аларны бик яратып укыйм. Махсус әдәбият – психиатрия, икътисад, психология, журналистика белән дә кызыксынам. Китапны сатып алып укуга караганда, китапханәгә барып уку минем өчен үзгә бер романтика кебек. Биредә рәхәтләнеп сайланырга була. Үзебезнең китапханә белән горурланам – төзек, чиста, якты, китап фонды да бик бай.
Динара, 23 яшь:
– Үз гомеремдә башыннан ахырына кадәр бер генә мәртәбә китап укыганым бар. Китап уку турында элек уйланмый идем. Хәзер тәрбияви китаплар укыйсым килә. Үз-үзеңә ышаныч тудыра, тәҗрибә бирә торган китаплар укыр идем. Мәктәптә дәреслекләрне дә өстен-өстен генә укып, каникуллар чорына укытучы биргән китапларны да укымыйча, кире тапшыра идем. Дөрес эшләмәгәнмен, дип уйлыйм. Китаплар кешегә тәрбия һәм тәҗрибә бирә.
Хатыйп, 68 яшь:
– Китапханә юлына тузан кундырганым юк. Тормыш иптәшем Люция белән сугыш чоры әсәрләрен, мәхәббәт романнарын укырга яратабыз. “Табадан төшкән” китапларны көтеп алабыз. Сатып алып укый башласаң, кыйммәткә төшә. Китапханәгә кергәч, берочтан вакытлы матбугат белән дә танышып чыгам. Өйгә “Авыл утлары” газетасын гына алдырабыз. Башка газета-журналлар белән китапханәдә танышам. Китапханә кызлары бик ягымлы: “Абый, нинди китап кирәк?” – дип кенә торалар.
Оксана, 37 яшь:
– Мин китапханәгә йөрмим, вакытым юк. Бәлки, лаеклы ялга чыккач, анысына да җитешербез. Теләгән китапларымны интернет, төрле сайтлар аша кайтарам. Рөстәм Нәбиев турында “Бөртекләп җыелган гомер” дигән китап алып укыдым. Зифа Кадыйрованың бөтен китапларын да укып чыгарга җитештем, соңгысын гына укымадым, кыйммәтрәк. Әни китапханәгә йөрергә ярата, аның аша яздырып укырмын, бәлки.
Марат, 43 яшь:
– Әти-әни укытучылар булгач, сеңлем белән кечкенәдән китап укырга хирыс булдык. Китап укуның бер начар ягы бар – әсәрдәге күңелеңә ошаган геройны тормышта да эзли башлыйсың. Китапка баш- аяк чумып, реаль тормышка да кайтасы килми кайвакыт. Китапханәгә йөрергә яратам. Китапны укып бетермичә туктый алмыйм. Китап тормышымда иң якын дус булып янәшә атлый.
Айсылу Мадъярова, район китапханәләр челтәре директоры:
– Китапханәгә йөрүчеләр саны әз түгел. Егет-кызлар бездә диплом эшләре яза. Мәктәп укучылары, Пушкин картасын кулланып, еш кына экскурсияләргә килә. Балалар бакчалары нәниләре дә – даими кунакларыбыз. Үзем дә кечкенәдән китаплар укырга яратам. Яшүсмерләр китап сорап килсә, сөенәм. Димәк, яшьләребез китаптан ваз кичмәгән әле. Бүген, интернет заманында, укучыларны саклап калу – зур мәртәбә ул.
Фото – Мөслим үзәк китапханәсе архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев