Иң кадерле бүләк
Без бөтенебез дә күңелләрдә бала әле. Кечеләр дә, олылар да бүләкләр ярата. Хәтерлисезме, Кыш бабайга хат язып, аның килүен көтеп тора идек. Ә туган көн бүләген... Әти белән әни нәрсә бирер микән? Ялгышмаслар микән? Мин сораган әйберне бирерләр микән? Районыбызның төрле яшьтәге вәкилләренә “Сезгә бирелгән иң кадерле бүләк булып нәрсә истә калган?” сораулары белән мөрәҗәгать иттек. Фикерләр төрлесеннән яңгырады.
Альберт, 26 яшь:
– Балачакта миңа әти белән әни уенчык “КамАЗ” бүләк итте. “Саклап уйнасаң, үскәч сиңа чын “КамАЗ” бүләк итәчәкбез!” – диделәр...
Миләүшә, 23 яшь:
– Мин балачакта песи баласы турында хыялландым. Безнең әни җәнлекләрне сөймәде, шуңа өйгә песи алып кайтырга рөхсәт итмәде. Бүгенгедәй хәтерлим: 5 яшь туласы иртә...
Эльвира, 17 яшь:
– Миңа 6-7 яшь булгандыр. Кыш бабайга беркайчан да ышанмадым, ләкин хатлар яза идем. Ул елны курчагыма коляска сорадым. Бер кичне тәрәзәгә кемдер шакый. Карасам, Кыш бабай елмаеп тора!
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында.
Рәмилә Сәләмова
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев