Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Яллар ничек үтте?

Ун көнгә сузылган Яңа ел яллары тәмамланды. Кемгәдер яллар бик озакка сузылган кебек тоелса да, ял көннәре җитеп бетмәгән кешеләр дә бар.

Ләйсән Хаҗиева: 

– Яңа ел ялларын файдалы үткәрергә тырыштык. Кызларыбыз, яллар башлангач, бераз авырып алды. Аларның хәле әйбәтләнгәч, төрле ял итү урыннарында булдык. Яр Чаллы шәһәрендәге батут үзәгенә бардык, дельфинарийда булдык. Яңа ел шәһәрчеген карадык, матурлыкка сокландык. Үзебезгә дә, кызларыбызга да бик ошады әлеге сәяхәт. Мөслимебездә дә хәзер балалар белән ял итү өчен урыннар күп. Кафега барып роллы, пицца белән сыйландык. Балалар да өйдә, үзебез дә ялда булгач, бик рәхәт булды!

Әлфия Миңнуллина: 

– Ялларны бик нәтиҗәле үткәрдем. 2 гыйнварда Уфага киттем, анда туганыбызның юбилее булды. Юбилей кичәсеннән соң Уфаның матур урыннарын карап йөрдек, истәлеккә фотога төштек, кафега бардык, кыскасы, матур һәм күңелле итеп ял итеп кайттым. Кунакта йөргәч, ялларның озынлыгы да сизелмәде. 

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 12 гыйнвар санында укыгыз

Сораштыруны Фәридә Гайнетдинова үткәрде.

Фото - балалар сәнгать мәктәбе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев