Бәрәңге утырттыгызмы?
Көздән җир әзерләгән райондашларыбыз май бәйрәмнәрендә бәрәңге утыртты. Кайберәүләр әле ашыкмый. Ә сез бәрәңге утырттыгызмы әле? Респондентларыбызга шушы сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Оксана:
– Безнең бакча бик зур: 12 сутый, кул белән генә казып чыкмалы түгел. Мәйданын киметеп, газон үләне дә чәчеп карадык. Тик үләнне даими чабып торырга кирәк. Быел җир сөрергә мини-трактор чакырдык. Зур тракторлар белән чагыштырганда, бу төр техника җирне таптамый. 1500 сум акча түләдек тә тынычландык. Аннары, күмәкләшеп, 29 апрельдә бәрәңге утырттык. Бу вакытта бер елны да бәрәңге утырткан юк иде. Җир корыга китә, җилли дип ашыктык. Танышларым арасында мотоблок белән бәрәңге утыртучылар да бар. Тик аны бит әле этеп йөрергә дә күпме көч кирәк! Бәясе 60 мең сумнан да ким түгел. Бу ысул үзен акламый, минемчә. Ел әйләнәсе гаражда торган техника ник кирәк?!
Диләрә:
– Без бәрәңгене июнь урталарында утыртабыз. Җирне дә шул вакытта гына сөрдерәбез. Безнең урамда бәрәңгене иң соңыннан утыртучылар – без. Иртәрәк утыртсаң, бәрәңге бакчасында күбрәк эшләргә туры килә, чүбе дә тизрәк үсә. Бәрәңге төпләрен дә соңрак күмәбез. Барыбер шул ук бәрәңге үсә! Халык нигә кабалана-кабалана утыртадыр, аңламыйм!
Нәсимә:
– Быел яз ике атнага иртәрәк килде. Башка елларда бәрәңгене 9 майда утыртсак, быел бу эшне 1 майда ук башкардык. Электән килгән традицион ысул – көрәк белән утырттык. Яңача алымнар кулланучылар да бар. Гөлшат апам быел бәрәңгене интернетта күргән ысул белән утыртты. Кәтмән белән буразна сызып, билгеле бер ара калдырып, бәрәңгене төртеп куйганнар да тырма белән өстен тигезләп чыкканнар. Яңа ысул нәрсә күрсәтер?!
Рәмилә:
– Без бәрәңге утыртырга ашыкмыйбыз. Салкын җиргә бәрәңге утырту яклы түгел мин. Әле җир дә сөрелмәгән. Җитешербез әле. Бер елны да бәрәңгесез калганыбыз юк. Җир җылынып бетәргә тиеш, шул вакытта гына мул уңышка өмет итеп була. Кабармаган камырдан юньле ризык чыкмаган кебек, җитешмәгән җир куенына бәрәңге салу да дөрес түгел, дип уйлыйм.
Гөлнар:
– Без бәрәңге утыртмыйбыз, чөнки җиребез юк. Бәрәңгене Казан базарыннан сатып алабыз. Туганнарның һәм әниләрнең былтыр бәрәңгесе уңмады, бик вак булды. Безгә тормыш иптәшем белән ел буена 4-5 капчык бәрәңге җитә. Җәй буе бакчада эшләүнең файдасы юк! Үзеңне газаплаганчы, сәламәтлекне сакларга кирәк.
Илнур:
– Бәрәңгене утырттык, шөкер. Бәрәңге утыртуның бер авырлыгы да юк. Аның чүбен утыйсы, күмәсе, кәтмәнлисе, корткыч бөҗәкләргә каршы көрәшәсе бар бит әле. Бәрәңге алу – иң авыры. Бәрәңге уңса, куанып аласың. Тик ул кадәр бәрәңге ашалмый, тавыкларга пешереп ашатам дисәң, ягарга утыны кирәк. Артык бәрәңгене мал-туарга ашатырга дип авылга җибәрәбез. Бәясе дә юк бит, ичмаса, сатар идек. Эшенә күрә акчасы юк дәрәҗәсендә. Авыл җирендә яшәгәч, бәрәңге утыртмыйча да булмый.
Ләйлә:
– Мин бәрәңге утыртмыйм, утыртырга да җыенмыйм. Бакча эшен, гомумән, яратмыйм. Тузаннан төчкерә, ютәлли башлыйм. Бакчада эшләргә яраткан, яшелчә, җиләк-җимеш үстергән кешегә шаккатам. Әни, икенче икмәк дип, ел саен бакча тутырып бәрәңге утырта. Бөтен җәе бәрәңге бакчасында үтә. Ачуланып та карадык, электән килгән гадәт буенча күпләп утырта һәм ел саен мул уңыш ала. Яңадан бәрәңгене кемгә бирергә микән дип аптырап йөри.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев