Бәйрәм – бер, гадәтләр – төрле
Җирлегебездә төрле милләт вәкилләре яши. Яңа елны каршылауда һәрберсенең үзенә генә хас гореф-гадәтләре бар.
Фәрхад Умаров:
– Таҗикстанда беренче тапкыр Яңа елны 1935 елда каршы алганнар. Аңа кадәр ел исәбе Нәүрүз бәйрәменнән башланган. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Илдә беренче тапкыр Яңа ел уенчыклары һәм чыршы сатыла башлый. Балалар өчен татлы бүләкләр, җиләк-җимеш һәм эчемлекләр кайтарыла. Бәйрәмнең төп атрибутларының берсе – Яңа ел чыршысы. Таҗикстанда Кыш бабай һәм Кар кызы “Бобой барфи” һәм “Барфак” дип атала. Алардан бүләк алу – һәр баланың хыялы. Киләсе ел татлы һәм имин булсын өчен, Яңа ел табынына татлы һәм киптерелгән җиләк-җимешләр куялар. Бәйрәмнең төп ризыгына килгәндә, бер төрле ашамлыкны гына атавы кыен. Кемдер табынга кыздырылган, кемдер пешкән тавык яки сарык ите куя. Шунысы мөһим – төп ризык итле булырга тиеш.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 29 декабрь санында укыгыз.
Фото - Ф. Умаровның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев