Акчага кем хуҗа?
Акча мәсьәләсе четерекле. Өлкәннәр юкка гына гаиләдә тавыш акча аркасында чыга, димәгән.
. Хәер, дәүләтләр дә мал-мөлкәт өчен сугыш ачкан. Бу атнада респондентларыбызга “Гаиләдә акчага кем хуҗа булырга тиеш?” дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Фикерләр төрле булды.
Алия, 35 яшь:
– Гаиләдә акча уртак булырга тиеш. Ирем миндә күпме акча булуын белә. Кошелекны карап, акчам юклыгын күрсә, акча салып куя. Аныкы булмаса, мин бирәм. Зур әйберне киңәшләшеп алабыз. Кайбер хатын-кызларның ирләренә кулланучыларча мөнәсәбәте ачуны китерә. Ир-атның кесәсендә акча булырга тиеш. Кайбер ирләрнең тәмәке алырга да акчасы юк. Кибеттә андый ир-атларны күреп, кызгану хисе туа. Хатыннары акча бирми дип уйлыйм. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән балалар да киләчәктә мескен ир-ат яки усал хатын булыр кебек.
Динара, 26 яшь:
– Хатын-кыз үзе эшләп тапкан акчаны үзе тотарга, ә ир-ат тапкан акча уртак булырга тиеш. Хатын-кызга киемне дә ир-ат алырга тиеш, дип уйлыйм. Гомумән, ир кешенең хатынын, гаиләсен тулысынча тәэмин итүе зарур. Шуңа ир-ат бит инде ул! Кредит карталарына кадәр ирләре тутырып баручы хатыннарны беләм.
Илгиз, 76 яшь:
– Акча уртак, әмма ир-ат та, хатын-кыз да кесәсендә акча йөртергә тиеш. Акча бетсә, мин – әбидән, әби миннән сорап тора. Ир-атның эшләп тапкан акчасын тартып алып, санап кына бирү ул – ир-егетне түбәнсетү. Андый хатыннар да бар.
Наилә, 53 яшь:
– Ир-ат акчасыз йөрми инде! Кем булуына карамастан, һәркемнең кесәсендә акча булырга тиеш! Машинаның бензины бетәргә, запас частьләр кирәк булырга мөмкин. Шулай да акча нигездә хатын-кызда сакланырга тиеш, дип уйлыйм. Азык-төлекне, кием-салымны, йорт җиһазларын нигездә (дөрес, киңәшләшеп) ул ала бит! Уртак касса өчен хатын-кыз җавап бирә.
Лилия, 41 яшь:
– Ир-ат акчаны хатынына кайтарып бирергә тиеш. Кирәк чакта миннән сорап алсын! Тәмәкене аңа мин алам бит! Түләүләрне дә мин түлим. Бензины бетсә, әҗәткә акча биреп тора алам. Хатын-кыз акчасына ир-ат кысылырга – күпме алуын, кая тотуын тикшерергә тиеш түгел. Миңа косметика кирәк булырга мөмкин, чәч буятасы бар. Тәмле ашыйсы да килә. Мин нишләмәм, минем акча бит ул!
Рания, 46 яшь:
– Һәркем үз акчасын үзе тотарга тиеш. Безнең гаиләдә ут, су, газ ягулыгын кулланган өчен ирем түли. Азык-төлекне бергә алабыз. Аның башка, зуррак чыгымнары булса, бүлешеп түлибез.
Марс, 37 яшь:
– Акча, гаилә бюджеты уртак булырга тиеш, дип уйлыйм. Хатын-кызның хезмәт хакы азрак бит, шуңа үз акчасын үзе тотсын. Тик, акча миндә сакланырга тиеш дип, ир-атны гел акчасыз калдыру дөрес түгел.
Динар, 23 яшь:
– Гаиләдә акча өчен гаилә башлыгы – ир-ат җавап бирә. Ул гаиләне тәэмин итәргә бурычлы, димәк акча анда булырга тиеш. Бала бар икән, хатынын да, баласын да ир-ат тәэмин итә. Өй кирәк-яракларын да, киңәшләшеп, әлбәттә, ир-ат ала. Ә тырнак, каш ясату, һәм башка ихтыяҗлары өчен хатын-кыз үз акчасын тота инде.
Гөлия, 50 яшь:
– Ир акча алып кайтып миңа биргәндә рәхәт иде. Әмма соңгы арада акча бирми башлады әле, хәерлегә булсын! Биреп бетермәсә дә риза. Хатын-кыз акчаның чамасын белми тотып бетерергә мөмкин.
Роберт, 50 яшь:
– Гаиләдә ир – баш, хуҗа. Элек-электән гаиләне ул туендырган. Акчаны да ул таба! Димәк, акча ир-атта сакланырга тиеш. Хатын-кызның роле – көнкүрешне алып бару, гаиләне ашату-эчертү, балалар тәрбияләү, чисталык һәм тәртип тәэмин итү. Ризык әзерләү өчен продукцияне мин алып кайтып бирәм, кием-салымны бергәләп алабыз. Нәрсәгә дә булса ихтыяҗы булса, хатын миңа әйтә.
Рәфилә, 22 яшь:
– Акча белән тулысынча ир-ат идарә итәргә тиеш. Бу ир-ат кына эшләргә, ул тәэмин итәргә тиеш, дигән сүз түгел. Әмма бүген киресенчә – ир-атларга ышанып акча тапшырып булмый. Элеккеге кебек гаилә башлыгы булырлык ышанычлы ир-атлар юк. Хатын-кыз түземлерәк, ныклырак һәм, елап, нервланып алса да, проблемаларны да күбрәк хатын-кыз хәл итә. Дөнья рәтләнер һәм электән килгән гадәтләр сакланыр, дип өметләнәм.
Сораштыруны Римма Афзалова үткәрде.
Фото - "Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев