Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сораштыру

Җәяү йөрү файдалы

22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне җәяү, велосипедта яки җәмәгать транспортында йөрү идеясе хуплана. Әлеге акция автомобильләрнең тирә-юнь мохиткә зыяны турында искәртә.

Расих:

– Үземне белә-белгәннән бирле машинада йөрим. Машинасыз – ике кулсыз кебек бит ул. Җәяү йөрү файдалы дисәләр дә, карт сөяк үзен сиздерә, озаклап йөреп булмый хәзер. Ни генә әйтсәләр дә, транспорт тормышны җиңеләйтә, дип уйлыйм. Элек гади авыл кешеләре дә гел җәяү генә йөрмәгән, ат иярләгән. Машинадан баш тарта алмас идем.

Рәмзия:

– Хәзер машина агымы шулкадәр көчле ки, кайвакыт җәяү йөрергә дә куркыта. Гаиләдә берничә машина тотучылар да бар: ирендә дә, хатынында да, хәтта баласында да машина бар! Юлга стажлы шофер да, өйрәнчек тә чыга. Гаепсез килеш тә, бәрелгән машина белән йөрүчеләр дә, кагыйдә белмәгән килеш алдын-артын карамый йөрүчеләр дә бар. “Машинасыз йөрү көне”н рәсми төстә кертергә кирәк: бу көнне бөтен кеше җәяү йөрсен иде!

Фәридә:

– Машина кемгәдер – байлык, кем өчендер – хәрәкәт итү чарасы. Мин авылдан йөреп эшлим, транспортсыз булмый: кызымның машинасына утырып төшәм. Йөреп эшләүчеләр өчен автотранспорт хәрәкәт итү чарасы булып тора. Балаларын бакчага, мәктәпкә, түгәрәккә дә машинада илтә әти-әниләр. Югыйсә кайберәүләрнең йорты мәктәпкә терәлеп тора. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, җәяү йөрсәләр, файдалырак булыр иде, дип уйлыйм. Бер көн булса да җәяү йөрү һәркем өчен файдалы!

Тулырак "Авыл утлары" газетасыннан укыгыз.

Фото Мөслим-информ архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев