Җәяү йөрергә яратасызмы?
22 сентябрдә Бөтендөнья автомобильсез көн билгеләп үтелә. Соңгы елларда җәяү йөрү аеруча популярлашты. Өлкәннәр дә: “Хәрәкәттә – бәрәкәт”, – дип әйтергә ярата. Бөтен кеше дә җәяү йөрергә яратамы?
Рәүназ, 52 яшь:
– Тормыш иптәшем Раеф белән эштән соң җәяү йөрергә яратабыз. Җәен, эш күп вакытта сирәгрәк булса да, елның калган фасылларында даими җәяү йөрибез. Җәяү даими йөрүче кешеләрнең йөрәкләре яхшы эшли, кан басымы да көйләнә. Җәяү йөрү нәтиҗәсендә ябыгучылар да бар. Калорияләрне җәяү йөрү дә яндыра бит. Көн саен җәяү йөрү картаю процессын акрынайта, стресстан котылырга да ярдәм итә, дип уйлыйм.
Гөлнара, 42 яшь:
– Кеше көненә кимендә 10 мең адым җәяү атларга тиеш. Сәламәт булыйм дисәң, бер тәүлектә шушы норма үтәлергә тиеш. Адымнар санын җыю өчен эшкә җәяү барырга тырышам. Эштән кайтканда, гадәттә, кибет аша кайтыла. Авыр букчалар белән җәяү кайтасы килми. Шуңа күрә кич җәяүле прогулкаларны башлармын, дип планлаштырам. “Кояшлы Ык” ял зонасы җәяү йөрү мөмкинлеген бирә. Су буенда кичләрен якты да булса, минем кебекләр күбрәк булыр иде.
Мәүлидә, 60 яшь:
– 20 еллап велосипедта йөрим. Эшкә велосипедта киләм, велосипедта кайтам. Кышын гына яраткан транспортымны ялга чыгарам. Безнең яшьтәге хатын-кызларның бик сирәге генә автомобиль белән идарә итә. Велосипед – иң арзанлы транспорт чарасы! Ягулык кирәкми, маен алыштырасы юк. Теләгән җиреңә тиз арада барып кайтырга була. Велосипедта йөрү сәламәтлек өчен файдалы, дип саныйм.
Марат, 38 яшь:
– Җәяү йөрүнең бер яхшы ягын да күрмим. Шактый вакыт эш буенча җәяү йөрергә туры килә, аяклар бик нык алҗый. Машиналы кеше җәяүленең хәлен аңламый, диләр бит. Җәяү урманда йөрү генә файдалыдыр ул. Чиста, саф һавада җәяү йөрергә була. Башкача чакрымнарны җәяү үтү җанга рәхәтлек урынына алҗау хисе генә бирә.
Дамир, 22 яшь:
– Мин җәяү йөрергә яратмыйм. Өйгә терәлеп үк диярлек торган кибеткә дә машина белән барам. Җәяү йөрергә өйрәнмәгәч, бер адым да атлыйсы килми. Машина ватыла калса, паникага биреләм. Андый очракларда кирәкле җиргә такси яллап барам. Җәяү йөрү бөтен кешегә дә җиңел бирелми. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, җәяү йөрергә өндәсәләр дә, җәяү йөргәнче, мин физик күнегүләр эшләүне өстенрәк күрәм.
Диләрә, 28 яшь:
– Җәяү шәһәрдә генә йөрергә яратам. Шәһәр урамнарын карап, матурлыкка хозурланып йөрү – үзе бер могҗиза. Кышкы салкыннарда, язгы пычракта җәяү йөрүне, гомумән, өнәмим. Җәяү йөрү өчен яхшы кәеф һәм яныңда якын дустың булу да шарт минем өчен. Иптәш кызым белән җәйге җылы көннәрдә бөтен Мөслимне җәяү әйләнеп чыккан бар. Озак йөреп алҗатса да, күңелдә җылы хисләр калды.
Фәния, 72 яшь:
– Безнең чорда җәяү йөрүне пропагандалаучы булмады. Шулай кирәк дип кабул ителде. Бәлки, шуңадыр, өлкән буын сәламәтлеккә зарланмады. Хәзер яше дә, карты да тизрәк транспортка утыру ягын карый. Җәяү йөрү бик файдалы! Скандинавча да йөрим, җәяү дә. Велосипедта йөрергә генә өйрәнеп булмады.
Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.
Фото https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев