Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль яклау

Олы йөрәклеләр һөнәре

Социаль яктан имин булмаган гаиләләр белән профилактик юнәлештәге эшчәнлек тә – бүлек җаваплылыгында

“Маяк” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсенең төп вазыйфасы – сәламәтлеге чикләнгән балалар, аларның гаиләләре белән эшләү, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итү, күпбалалы гаиләләр белән эш алып бару.

– Бу максаттан гаиләләргә чыгабыз, алар белән индивидуаль һәм төркемнәрдә әңгәмәләр оештырабыз. Мәктәпләргә, техникумга, Түбән Табын интернат-мәктәбенә барабыз, бүлекчәгә чакырып та дәресләр үткәрәбез. Халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән килешү төзелгән. Килешү нигезендә китапханәгә, музей, “Яшьлек” спорткомплексы, “Аргамак” ат спорты мәктәбе, мәчетләргә, “Мизгел” яшьләр үзәгенә экскурсияләр оештырыла. Балаларга җирлегебезнең эшлекле кешеләре белән очрашу, күргәзмәләр белән танышу, тарихи даталарга һәм вакыйгаларга багышланган чараларда катнашу да бик ошый, – ди бүлекчәнең социаль эш буенча белгече Гөлзирә Рәхимуллина.

Бүлекчәдә биш хезмәткәр эшли. Профилактик эш буенча һәр белгечнең үз социаль программасы бар. Алар наркомания, эчкечелек, СПИД, терроризм, экстремизм, хокук бозу буенча профилактик эшләргә юнәлтелгән.

– Бездә балалар өчен түгәрәкләр эшли. 4-12 яшьлекләр өчен “Оста куллар” түгәрәге бар. Өлкәнрәкләр “Туган якны өйрәнү” түгәрәген үз итә. Түгәрәкләрнең мастер-класс форматында узуы да кызыклы. Эшкә урнашмаган, менталь сәламәтлеге чикләнгән 18-40 яшьлек гражданнар өчен “Позитив болыт” программасы эшли, – диде бүлекчә җитәкчесе Рәвия Кәшифразова.

Әлеге программа нигезендә төрле оешмаларга, табигатькә экскурсияләр оештыру, көнкүрештә кирәкле социаль күнекмәләрне өйрәтү керә. 40 яшькә җитеп, кулына энә-җеп тота белмәгән райондашларыбыз да бар. Сәдәф тагу, оек ямау һәм башка шуның ише эшләрне башкарырга өйрәтәләр.

– “Позитив болыт” программасы һәр атнаның сишәмбесендә эшли. Теләге булган һәркем анда шөгыльләнә ала. Күбрәк игътибарны сәламәтлеге чикле балаларга юнәлтәбез. Бездә исәптә торган балаларның күпчелеге Түбән Табын интернат-мәктәбендә укый. Айга бер тапкыр балалар белән дәресләр үткәрәбез, төрле бәйгеләрдә, акцияләрдә катнаштырабыз. Сәламәтлекләре чикле балалар өчен оештырылган “Мин булдырам” иҗади конкурсында, “Талантлар иле” бәйгесендә дә мөслимлеләр призлы урыннар яулый, – диде Гөлзирә Рәхимуллина.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Г. Рахимуллинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев