Зыян күрүчегә – машина
Татарстанда элек производствода зыян күргән 25 кеше Россия социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа “Лада-Гранта” автомобильләре алды
Автомобиль ачкычларын Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин тапшырды.
Социаль фондның Татарстан бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алып бирү хезмәт эшчәнлеге чорында бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яисә һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерүнең бер төре булып тора. Транспорт алуның төп шарты булып гражданинның тиешле медицина күрсәткечләре булу, медик-социаль экспертиза бюросы тәкъдиме һәм зыян күрүчене тернәкләндерү программасында (ППР) билгеле бер модификациядәге машина йөртергә ярамаган күрсәтмәләр булмау кирәк.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев