Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Пенсиягә – вакытыннан алда

Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1470 ата-ана файдаланган

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хәбәр итүенчә, инвалид балаларның ата-аналары һәм опекуннары пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия. Бүгенге көндә әлеге хокуктан республикада яшәүче 1470 ата-ана файдаланган.

Инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә картлык буенча хезмәт пенсиясен вакытыннан алда рәсмиләштерү хокукына әти-әниләрнең берсе генә ия. Баланың әнисе – 50 яшьтә, әтисе 55 яшьтә пенсиягә чыга ала. Опекуннар өчен пенсия яше опекунлыкның һәр 1,5 елы өчен бер елга кими, әмма пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы бирә торган еллар саны, гомуми алганда, биш елдан арттырылмый. Гаиләдә инвалидлыгы булган берничә бала тәрбияләнгән очракта, бу хокуктан балаларның һәркайсына аерым документлар рәсмиләштереп, ата-аналарның икесе дә файдалана алачак.

– Башта иминият пенсиясен вакытыннан алда билгеләү хокукыннан – инвалид баланың әнисе, аннары әтисе файдаланган очракны карап үтик. Әти кеше бу хокуктан баланың әнисе бу төр пенсиядән баш тарткан яки аның башка төренә күчкән очракта гына файдалана ала. Мәсәлән, хатын-кыз 50 яшьтә пенсия рәсмиләштергән һәм соңрак, гомуми пенсия яшенә җиткәч, иминият пенсиясенә күчкән. Баланың әтисенә 55 яшь тулгач, аңа вакытыннан алда пенсия билгеләнә, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Пенсиягә вакытыннан алда чыгу өчен кирәкле шартлар: МСЭ органнарының баланы инвалид яисә балачактан инвалид дип тануы; инвалидлыгы булган баланы 8 яшькә җиткәнче тәрбияләү; хатын-кызлар өчен – 15 ел, ир-атлар өчен 20 ел иминият стажы булу; 2024 елда кимендә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициентын туплау; опекунлыкны бала 8 яшькә җиткәнче билгеләү (опекуннар өчен).

Инвалидлыгы булган балаларны карау чоры иминият стажына кертелә. Бала караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты исәпләнә.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев