Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Пенсия түләүне озайтып була

Чит илдә яшәүче Татарстан пенсионерлары Дәүләт хезмәтләре порталы аша пенсия түләүне озайта ала

Гамәлдәге кагыйдәләр нигезендә чит илдә яшәүче Россия пенсионерлары пенсия алуны дәвам итү өчен елга бер тапкыр шәхесләрен расларга тиеш. Шәхесне раслау Россия консуллыгы яисә илчелеге аша, шулай ук Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенә исән икәнлекләрен раслаучы документ җибәрү юлы белән гамәлгә ашырыла. Хәзер моның өчен чит илдә яшәүче пенсионерларга Россия илчелегенә барырга яки Социаль фондның Татарстан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Шәхесне дистанцион форматта, биометрия буенча Дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон гариза язып расларга мөмкин. Әлеге ике гамәлне дә смартфон ярдәмендә өйдән чыкмыйча гына башкарырга була. Бердәнбер шарт – Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булу. Биометрик шәхси мәгълүматларны теркәү һәм көчәйтелгән квалификацияләнмәгән имза алу тәртибе турында тәфсилле инструкцияләр порталда урнаштырылган.

– Бары тик Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гражданнарга гына билгеләнә торган социаль пенсияләрдән тыш, Социаль фонд билгеләгән барлык төр пенсияләр пенсионерның кайсы илдә яшәвенә бәйсез рәвештә түләнә, – дип хәбәр итте Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев