Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Кемгә тиеш?

Августтан Татарстанда узган ел эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак

1 августта Социаль фондның Татарстан бүлеге гариза кабул итмичә генә эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә кабат исәпләү үткәрә.

Үзгәрешләр, пенсионерлар өчен эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта, картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак. Узган ел кешенең шәхси счетына пенсия билгеләгәндә исәпкә алынмаган акча кергән булса, туендыручысын югалту буенча пенсия дә арттырылачак.

Пенсиянең күпме артуы хезмәт хакына бәйле: ул никадәр югарырак булса, пенсия дә шулкадәр күбрәк артачак. Максималь артым өч пенсия коэффициентын тәшкил итә. Шәхси пенсия коэффициентының (ИПК) күпме күләмдә туплануын шәхси счеттан өземтә алып карарга була, аны дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша соратып алырга мөмкин.

Түләүләрне яңа күләмдә алу өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Пенсия стандарт график буенча күчереләчәк.

– 2025 елдан Россия социаль фондының Татарстан бүлеге барлык эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләячәк. Индексация, узган елгы инфляцияне исәпкә алып, гомуми нигездә үткәреләчәк һәм, 2016-2024 елларда булган арттыруларны исәпкә алып, пенсия суммасына ясалачак (бу – эшләүче пенсионерлар өчен пенсияне индексацияләү теркәлеп барган, әмма түләнмәгән чор). Мәсәлән, эшләүче пенсионерның пенсиясе 17,4 мең сум тәшкил итә. Узган өч ел эчендәге индексацияләрне исәпкә алып, теркәлгән пенсия 23,4 мең сум тәшкил итә. Бу – пенсионерның шәхси счетында исәпкә алынган югарырак күләм һәм индексация шуның буенча санала. Ә арттыру пенсионерның хәзер кулына ала торган пенсиясенә 17,4 мең сумга билгеләнә. Пенсионер эшләүдән туктагач, аның индексация хисабына арттырылган пенсиясе теркәлеп барган барлык өстәмәләрне кушып арттырылачак, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев