Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Кайсын сайларга?

Районда айлык акчалата түләүне (ЕДВ) 1977 кеше ала.

Федераль ташламаларга ия инвалидлар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, чернобыльчеләр һәм башка категорияләр айлык акчалата түләү алырга хокуклы. Айлык акчалата түләү алучылар социаль хезмәтләр җыелмасын табигый формада яки акчалата эквивалентта алырга мөмкин.

– Мондый төр хезмәтләр җыелмасын күпчелек беренче, икенче һәм өченче төркем инвалидлар ала. Акчалата алучылар күбрәк – 1167 кеше. Хезмәтләр җыелмасын өлешчә яки тулысынча табигый формада 810 граждан гына ала. 2023 елда социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе 1469 сум 74 тиен тәшкил итте. Социаль хезмәтләр җыелмасына рецепт буенча дарулар алу, инвалид балалар өчен махсус дәвалау азыгы продуктлары (1132 сум 3 тиен), авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курорт дәвалануына юллама (175 сум 12 тиен), шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына һәм янәдән өйгә бушлай йөрү (162 сум 59 тиен) керә, – ди Россия социаль фондының Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының  2023 ел 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев