Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

Алдарлардан сакланыгыз!

Мошенниклар алдауның яңа ысулын куллана

Социаль фондның Татарстан бүлегенә гражданнардан мошенниклар шалтырату буенча мөрәҗәгатьләр еш керә. Кырыкалдарлар кәрәзле телефонга шалтыратып, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштыра һәм “яңа кагыйдәләр” буенча пенсия өчен стаж җитми, дип хәбәр итә. Пенсия алучы әлеге хәбәрне расламаса, шалтыратучылар түләүләрне туктатып тору белән яный. Мошенниклар пенсионерны Социаль фондның Татарстан бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язылырга тәкъдим итә һәм бу эшне СМС аша килгән код буенча раслауны сорый.

Сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату килә икән, белеп торыгыз: сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге мондый очракта аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә. Уяу булыгыз! Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларын, банк картасы номерын, ПИН-кодларны, СМС-кодларны яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез. Өлкән яшьтәге якыннарыгызны һәм танышларыгызның да кисәтегез.

– Безнең бүлек хезмәткәрләре үз эшләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрми. Барлык хезмәтләр дә Социаль фондныңң клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә, – ди Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Фото – Татар-информ архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев