Алданмагыз!
Россия социаль фондының Татарстан бүлеге алдауның яңа төре турында кисәтә
Кырыгалдарлар кәрәзле телефонга шалтыратып, үзләрен Россия социаль фонды хезмәткәре дип таныштыра һәм яңа исәпләүләр буенча пенсия өчен стаж җитмәве турында хәбәр итә. Күпфункцияле үзәк аша кабул итүгә язылырга тәкъдим итәләр, шәхси документларны сканерлап җибәрергә кушалар һәм СМС рәвешендә килгән код белән мәгълүматны раслауны сорыйлар. Телефонга җибәрелгән код расланмаган очракта түләүләрне туктату белән яныйлар.
Шундый шалтырату килә икән, белеп торыгыз: сез мошенниклар белән сөйләшәсез.
Уяу булыгыз! Бу хакта янәшәгездәге өлкәннәргә дә әйтегез.
– Социаль фонд хезмәткәрләре пенсионерлар өчен тәкъдимнәр белән өйгә йөрми. Фонд клиент хезмәтләрендә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн формада хезмәт күрсәтә, – дип кисәтә Социаль фондның Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев