Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Социаль фонд

2023 елда электрон хезмәт кенәгәсе

2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе барлыкка килде.

2020 елда Россиядә электрон хезмәт кенәгәсе барлыкка килде. Шул вакыттан башлап Мөслим районында 1200 кеше электрон кенәгәгә күчте. Һөнәри эшчәнлек турында мәгълүматны электрон исәпкә алуның үз өстенлекләре бар:
• эшчеләрнең хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматка уңайлы һәм тиз керү мөмкинлеге;
• хезмәт эшчәнлеге турында хаталы, төгәл булмаган һәм ышанычсыз мәгълүматны киметү;
• дәүләт хезмәтләрен алу өчен электрон хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын куллану;
• дистанцион эшкә урнашуның өстәмә мөмкинлекләре;
• шәхси исәп мәгълүматлары буенча пенсияләрне дистанцион рәсмиләштерү;
• эш бирүчеләр һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны аналитик эшкәртүнең яңа мөмкинлекләре;
• югары куркынычсызлык һәм мәгълүмат саклау дәрәҗәсе.
Электрон хезмәт кенәгәсе  мәгълүматларын дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта карарга мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хезмәт кенәгәсенең электрон версиясенә күчү ирекле хформада. Моны теләгән һәркем теләсә кайсы вакытта үз эш бирүчесенә мөрәҗәгать итеп эшли ала. 2021 елдан соң беренче тапкыр эшкә урнашучылар электрон хезмәт кенәгәсеннән генә файдаланалар..
Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсенең бердәм контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз: 8 (800) 100-00-01 (шалтырату бушлай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев