Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Тургаймы, әллә ябалакмы?

15 мартта Халыкара йокы көне билгеләп үтелә. Бу дата йокының сәламәтлеккә йогынтысы зур булуына игътибар юнәлтү максатында билгеләнгән.

15 мартта Халыкара йокы көне билгеләп үтелә. Бу дата йокының сәламәтлеккә йогынтысы зур булуына игътибар юнәлтү максатында билгеләнгән. 

Галимнәр фикеренчә, өлкәннәр тәүлегенә 7-8 сәгать йокларга тиеш. Кайбер белгечләр хатын-кызлар күбрәк йокларга тиеш, дип саный, чөнки алар хислерәк. Организмның нормаль эшләве өчен балаларга тәүлегенә ун сәгатьтән дә ким йокламаска кирәк. “Туйганчы йоклау балаларда игътибарлылык, гиперактивлык синдромнары чагылышын киметә”, – диләр табиблар. 

Дөнья халкының 30-45 проценты йокысызлыктан интегә икән. Йокысызлыкның сәбәпләре төрле. 

– Йокы – туклану һәм физик күнегүләр кебек үк, организмның төп ихтыяҗларыннан берсе, – ди район хастаханәсенең участок терапевты Алсу Таишева.

– Күпләр эш яки күңел ачу хисабына йокыдан баш тарта. Югыйсә йокы – организм өчен бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган ял. Кызганыч, йокы бозылудан барлыкка килгән проблемалар турында күпләр белми. Аз йоклау, йокысызлык инсульт, инфаркт, яман шеш авыруларының барлыкка килү куркынычын арттыра. 

Фәридә Гайнетдинова

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев