Травмаларны ничек булдырмаска?
Кышкы чорда төрле имгәнүләр, бәрелү-сынулар алу нәтиҗәсендә, хастаханәләргә мөрәҗәгать итүчеләр арта. Имгәнүләр арасында кул сыну аеруча еш күзәтелә
Кышкы имгәнүләрне кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
– тигез табанлы яки тәбәнәк квадрат үкчәле аяк киеме киегез. Табаны шумый торган эре сырлы булса, яхшырак;
– бозлавыкта кечкенә чаңгыларда барган кебек, бераз шуыбрак йөрергә кирәк. Мөмкин кадәр әкренрәк атлагыз. Адым тизрәк булган саен, егылу куркынычы зуррак була;
– өлкән яшьтәге кешеләргә аяк киемнәренең табанына бозлавыкка каршы торучы махсус җайланмалар беркетергә тәкъдим ителә;
– экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә, саклаучы аксессуарлардан (терсәк һәм тез калканнары, шлемнар һәм башкалардан) файдаланырга кирәк.
Баланы чаңгы, чана шуганда, атта йөргәндә куркынычсызлык техникасын үтәргә өйрәтү мөһим. Балаларны кирәкле саклану чаралары белән тәэмин итегез.
Беренче ярдәм
Бәрелгән урын шешенә, бераздан кан укмаша. Тирән тукымалар җәрәхәтләнгәндә ул 2-3 көннән килеп чыгарга мөмкин. Бәрелү вакытында беренче ярдәм кан савуны һәм сызлауларны киметүгә юнәлтелгән. Кысып торучы бәйләвеч салалар һәм бәрелгән урынга салкын компресс куялар. Бәрелгән аяк-кулны хәрәкәтсез хәлдә калдыралар (кулны өчпочмаклы яулыкка асып куялар). Тирегә 0,25-0,5 процентлы йод эремәсе белән “челтәр” ясау да файдалы. Баш, күкрәк һәм корсак бәрелүләр җитди җәрәхәтләр барлыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә табиб консультациясе мәҗбүри! Бәрелү урыны нык кызара яки шешенү һәм сызлау көчәя икән, димәк, үлекләү башланган булырга мөмкин. Бу очракта да ашыгыч төстә табибка мөрәҗәгать итегез.
Егылу, бәрелү, җайлы-җайсыз хәрәкәт вакытында буын таюлар (буын сөякләренең башлары күчү) күзәтелә. Имгәнгәндә – кискен, аннан соң интенсив сызлау барлыкка килә. Гадәти хәрәкәтләрне ясап булмый, буын деформацияләнә. Бу очракта буынга салкын куялар һәм аяк-кулны, нинди хәлдә булган, шул хәлдә калдырырлык итеп, фиксациялиләр. Имгәнүчене тиз арада хастаханәгә илтергә кирәк. Нинди генә очракта да тайган буынны үз урынына утыртырга тырышмагыз! Моның өчен табиблар бар.
Сөяк сынганда аның бөтенлеге бозыла. Бу вакытта, имгәнгән аяк-кулны аз гына селкетергә омтылганда да, көчәюче авырту барлыкка килә. Әлеге урында кул яки аякның тышкы өлеше табигый булмаган форма ала. Ачык сынулар вакытында кайчак ярадан сөяк кисәгенең очы күренеп торырга мөмкин. Беренче ярдәм сынган аяк-кулны фиксацияләүдән гыйбарәт. Кул астында булган әйберләрдән – таяк, такта, агач ботагыннан шин салыгыз. Аны яулык, шарф, каеш ярдәмендә, ике күрше буынны шин эләктерерлек итеп, бәйләгез. Мәсәлән, балтыр сөякләре сынганда шинны тез һәм балтыр-табан буыннарын эләктереп салу кирәк. Шулай иткәндә, алар хәрәкәтсез булачак, һәм сөяк сыныклары, тирә-яктагы тукымаларны җәрәхәтләмәячәк. Бот сөяге сынганда, якын-тирәдә шин итеп файдаланырлык бернәрсә дә юк икән, имгәнгән аякны сәламәт аякка бәйләп (бинтлап) куегыз. Ә иңбаш сөяге сынганда кулны гәүдәгә фиксацияләгез. Шуннан соң гына имгәнүчене машинага күчерергә һәм хастаханәгә озатырга мөмкин.
Фото - Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев