Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Табибларга ихтыяҗ зур

ТР сәламәтлек саклау министры М.Миңнуллин әлеге мәсьәләгә дә тукталды

Мөслимгә эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры Мар- сель Миңнуллин килде. Ул район хастаханәсендәге компьютер томографиясе кабинетын ачуда катнашты, район хастаханәсе һәм поликлиника эшчәнлеге белән танышты.

– Мөслимдә компьютер томографиясе кабинеты эшләү – зур сөенеч. “Сәламәтлек саклау” илкүләм милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” программасы кысаларында сатып алынган җиһаз халыкка озак еллар хезмәт итсен иде! – диде ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин.
Томограф урнашкан бүлмәдә таләпләргә туры китереп капиталь ремонт ясалган. Кабинетны төзекләндерүдә “Чаллы икмәге” АҖ җитәкчесе Рафаэль Юнысов һәм “Август-агро” идарәче компаниясе җитәкчесе Айдар Гәләветдинов финанс ярдәме күрсәткән.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев