Сыерга рәхмәтең шулмы?
Мөслим районында киң таралмаса да, иттән баш тартучылар саны елдан- ел арта. Бигрәк тә социаль челтәрләрдә яшелчә, җиләк-җимеш белән генә тукланучыларның блоглары еш очрый. Танышларым арасында да андыйлар бар. Кемдер инде күп еллар ит ашамый, кайберәүләр, беразга гына иттән баш тартып, кире элекке халәтенә кайта.
– Биш ел элек сәламәтлек белән проблемаларым башланды. Сәламәтлегемне торгызыр өчен бөтен булган ысулларны кулланып карарга булдым. Иттән баш тарттым. Шуннан соң сәламәтлегем яхшыра башлады, ит ашау теләге бүтән булмады. Җитмәгән витаминнарны балык, диңгез продуктларыннан алам, – ди Сөмбел исемле танышым.
Ит т ән б аш т ар т у һәрвакытта да сәламәтлек өчен уңай йогынты ясыймы? Вегетарианлык турында белгечләрнең фикере ике төрле. Бер яктан караганда, кайбер илләрдә вегетарианлык культурасы мең еллар дәвам итә. Әлеге регионнар җылы климат, үсемлек ризыкларының күп төрлелеге, шул исәптән аксымга бай үсемлекләр күп булуы белән билгеле. Мондый илләрдә вегетарианлык гаилә традициясе буларак саклана һәм аш-су рецептлары буыннан буынга күчеп килә. Кайбер фәнни тикшеренүләр буенча, классик вегетарианлык йөрәк-кан тамырлары авыруларын кичектерергә сәләтле.
Икенче яктан, вегетарианлык ашауны чикләү белән бәйле. Организмны кирәкле бөтен туклыклы матдәләр, аеруча аксым һәм витаминнар белән тәэмин итү җиңел түгел. Классик вегетарианлыктан аермалы буларак, аның тагын да таләпчәнрәк төрләре бар. Рационга йомырка, сөт һәм сөт ризыклары кертергә ярамый. Балансланмаган, уйланылмаган туклану организмга һәрвакыт зыян сала. Ул анемия, гастритның кискенләшүен, ашказаны җәрәхәтен китереп чыгарырга мөмкин. Мондый төр туклану мускул массасы дефицитына, тиз алҗауга, иммунитет төшүгә һәм башка төр авыруларга китерә ала. Бездә кешеләр вегетарианлыкны, нигездә, ит ризыкларыннан баш тарту белән бәйли. Янәсе, кишер, кәбестә, бәрәңге ашасаң да җитә. Чынлыкта исә итне нәрсә белән булса да алыштыру мөһим. Әмма моның өчен организмның үзенчәлек ләрен яхшы белергә, грамоталы булырга кирәк.
Үсемлекләрдә цинк, тимер, кальций күләме әзрәк. Ә кайбер витаминнар, мәсәлән, В12 аларда гомумән юк.
– Вегетарианлык балачакта аеруча куркыныч. Аксым, май, углевод, витаминнар һәм микроэлементлар баланың үсүе өчен аеруча кирәкле. Чикләүләр күбрәк булган саен, тулыландырылган рацион тәэмин итүе кыенлаша. Ә тулыландырылмаган туклану баланың үсешенә комачаулый һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра. Бала җитәрлек күләмдә яшелчә, җиләк-җимеш ашарга, сәламәтлек өчен нинди продуктларның – мәҗбүри, кайсыларының зыянлы булуын белеп үсәргә тиеш, – ди район үзәк хастаханәсе табибы Тәнзилә Зиннурова.
Тарихи белешмә
Вегетарианлык Борынгы Грециядә һәм Һиндстанда киң тарала. Һиндстан тәэсире астында Көнчыгышта вегетарианлык хәзерге көннәргә кадәр популяр булып кала. Ә менә Европада, Рим империясе христианлаша барганда, вегетарианлыкка өстенлек бирүчеләр калмый диярлек.
Россиядә әлеге юнәлеш XIX гасыр ахырында модага керә. Зур шәһәрләрдә вегетариан җәмгыятьләр барлыкка килә, ашханәләр ачыла. Вегетарианлыкны популярлаштыруга күренекле язучы Лев Толстой да үз өлешен кертә. “Ун ел буе сыер сине һәм балаларыңны ашатты, сарык сине киендерде һәм җылытты. Моның өчен аларны нәрсә белән бүләклисең? Бугазын кисеп, ашыйсыңмы?” – дип яза ул “Круг чтения” җыентыгында.
Ләйсән Сабирова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев