Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәнәгать диспансерлаштыруы бара

Әлеге медицина тикшерүе оешма-предприятиеләрдә үткәрелә

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә 2023 елның апреленнән сәнәгать диспансерлаштыруы башланды. Быел бу чарага Мөслим районы да актив кушылды. 

– Эшкә сәләтле халыкның күпчелеге медицина оешмаларына йөрми. Җитәкче хезмәткәрләрен диспансеризациягә җибәрер һәм алар аны узар, дип ышанып булмый. Хезмәткәрләрнең сәнәгать дипансерлаштыруын узуы гарантияләнгән. Бу төр диспансеризацияне үтү өчен беркая да барырга кирәкми, табиблар предприятиегә үзләре килә, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов. 

Бүгенге көндә “Туган як” агрофирмасында хезмәт куючы 70тән артык райондашыбыз сәнәгать диспансерлаштыруы үткән. Тикшерү үткән алты хезмәткәрдә сәламәтлекләре белән бәйле проблемалар табылган, алар җентекләп тикшерүне таләп итә. Тикшеренү өчен райондашларыбыз участок терапевтларына мөрәҗәгать итәчәк.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 14 март санында укыгыз

 Фото – Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев