Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекнең кадерен белик!

Районда 1744 инвалид исәпләнә, шуларның 113е – балалар

Без төрле булып дөньяга килгәнбез. Сау-сәламәт булып, якты дөньяга елмаеп килүчеләр белән бергә ана карынында ук авыру билгеләре булган, гомер буе чир белән көрәшүчеләр дә бар. Бәлагә дучар булып, гарип калучылар да байтак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар, аларга ярдәм чаралары турында район хастаханәсе терапевты, баш табибның клиника-эксперт эшләре буенча урынбасары Алсу Таишева белән әңгәмәбез шул хакта.

– Алсу Рәхимовна, районда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнар күпме?

– Бүгенге көндә районда 1744 инвалид исәпләнә. Шулардан 180 кеше I төркем инвалид исәпләнә. II төркем инвалидлар саны – 592 кеше. III төркем инвалидлык алучылар – 859 кеше. Инвалид балалар саны – 113. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында эшләүчеләр дә бар: 133 кеше. 2023 елда 112 райондашыбыз беренче тапкыр инвалидлык алды, быел – 109 кеше. Узган ел махсус хәрби операциядә катнашкан ике егеткә дә инвалидлык алу өчен юллама бирдек. Быел тагын ике егет инвалид статусын алды.

– Мөмкинлекләре чикле гражданнар арасында нинди авырулар киң таралган?

– Бүгенге көндә районда инвалидлык алуга сәбәп булган авырулар арасында яман шеш авырулары беренче урында тора. Икенче урында – йөрәк-кан тамырлары авырулары. Өченче урында терәк-хәрәкәт аппараты патологияләре тора.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – А. Таишеваның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев