Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сәламәтлекне кайгыртып

Район поликлиникасында гриппка һәм ковидка каршы вакцинация ясау дәвам итә.

 

Бүген Татарстанда гына түгел, Мөслимдә дә вакцина ясату югары темплар белән бара. "Район поликлиникасына җитәрлек күләмдә “Гам Ковид Вак” ике компонентлы вакцина кайтты", дип хәбәр итә баш табиб Дамир Сөләйманов. Аны 21 көн аралыгы белән ике тапкыр ясатырга була. Прививканы назаль – борынга сиптерә торган ысул белән дә кабатларга була. Үз сәламәтлеге турында кайгырткан 19489 өлкән кеше (шуларның 4753е – 60 яшьтән узганнар) ковидка каршы вакцина ясаткан. Балалар өчен чыгарылган  “Гам Ковид Вак -М” ны 60 балага кадаганнар. Вакцина ясату һәр кешенең үз иркендә, ләкин бүгенге вәзгыятьтә сәламәтлек беренче урында булырга тиеш!

 Фото ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев