Сәламәтлек
Алкоголизм ул – авыру
Алкоголизм хәтерне югалтуга, күрү сәләте бозылуга, бавыр, ашказаны-эчәк тракты авыруларына, йөрәк-кан тамырлары авыруларына, диабетка, остеопорозга китерә һәм яшьләрнең репродуктив системасына төзәтеп булмаслык зыян сала. “Алкоголизм ул – авыру. Бүгенге көндә район поликлиникасында 92 кеше алкоголь бәйлелеге белән исәптә тора. Яшьләр спиртлы эчемлекләр кулланмасын иде. Кеше үзе теләсә генә бу бәйлелектән котылып була”, – ди район хастаханәсе баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары Рәйхана Әхкямова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев