Сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк
Бер караганда бүген сәламәт яшәү рәвеше турында күп сөйлибез. Ә аның нәрсәләрне үз эченә алуын беләбезме соң?
Сәламәт яшәү – саулыгыңны саклауга, ныгытуга юнәлтелгән һәм бернинди кушу һәм боеруны көтмичә, үзеннән-үзе башкарыла торган, күнегелгән яшәү рәвеше ул.
Сәламәт яшәү рәвешен түбәндәге өлешләргә бүлеп карарга мөмкин:
– дөрес туклану;
– хәрәкәт активлыгы;
– чыныгу;
– көндәлек режимны саклау;
– гигиена кагыйдәләрен үтәү;
– зарарлы гадәтләрдән баш тарту.
Яшьтән үк чыныгып, спорт белән шөгыльләнеп үскән кеше тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлылык һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы катлаулы ситуацияләргә каршы торырга ярдәм итә.
Дөрес туклану – сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты, дидек. Көндәлек режимда туклану тәртибе үзгәрергә тиеш түгел. Бигрәк тә балаларныкы. Бала көнгә дүрт тапкыр 3-4 сәгать саен ашарга тиеш. Иртәнге сәгатьләр – организмны тукландыру өчен иң төп вакыт. Иртәнге ашта бала көнлек калориянең яртысын алырга тиеш. Организмны кирәкле азык-төлек белән тәэмин итү өчен туклану төрле булырга тиеш. Көнлек энергия чыгымнарын тулыландыру өчен аксым, май, углевод һәм витаминнарга бай ризыклар ашау мөһим. Тиешенчә эшкәртелгән, юылган һәм куллану вакыты чыкмаган ризыклар гына ашарга.
Сер түгел, соңгы вакытта балаларыбыз, кириешки, чипсы кебек сыйфатсыз, сәламәтлек өчен зыянлы ризыклар, газлы эчемлекләргә өстенлек бирә. Болар исә бала организмының авыруларга каршы торучанлыгын киметә, ашкайнату органнарының эшчәнлеген боза. Сыйфатсыз, зыянлы продуктлар белән туклану төрле чирләр китереп чыгара. Шуңа күрә әти-әниләр балаларының дөрес туклануына әһәмият бирергә тиеш.
Хәрәкәт активлыгына ирешү өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнү, организмыңны чыныктыру, зарядка ясау мөһимлеген онытмаска кирәк. Смартфон, компьютер, телевизорга мөкиббән киткән бүгенге балалар өчен бигрәк тә. Иртән йокыдан тору белән зарядка ясауны гадәткә кертергә кирәк. Физкультура белән шөгыльләнү, спорт, хореография түгәрәкләренә йөрү дә сәламәтлек өчен файдага гына. Сәламәт булу өчен балаларны саф һавада күбрәк йөртергә кирәк. Организмны чыныктыру өчен балаларны салкынча су белән коендырудан, яланаяк йөртүдән курыкмагыз, йөгерү-шаярудан тыймагыз. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чараларда гаилә белән бергәләп катнашу да мөһим роль уйный.
Көндәлек режимны саклау, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану – болар барысы да сәламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бу шартларның барысын да үтәү җитмәскә дә мөмкин. Тән сәламәтлеге белән бергә күңелеңнең дә тыныч булуы кирәк. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы ул. Балаларыбызга үзебез дә яхшы үрнәк күрсәтик, аларны сәламәт яшәү рәвешенә кечкенәдән өйрәтик.
Светлана Дәүләтбирдина
Фото - https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев