Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Педиатрлар чаң суга

Игътибар иткәнегез бардыр, хәзер бик күп яшүсмерләр күзлек кия. Хәтта балалар бакчасына йөрүче кайбер нәниләр дә күзлек кигән.

Балаларның күзлек киюенә күп очракта әти-әниләр үзләре гаепле.

– Өч яшькә кадәрге балаларга смартфон, планшет һәм ноутбукны бөтенләй бирергә киңәш итмәс идем. Бер генә мисал китерәм, район хастаханәсенең балалар бүлегендә эче авыртып килгән 5-6 яшьлек сабый дәвалана иде. Иртәнге обходка кергәч, күрәм – бала караватында планшетка текәлеп ята, ниндидер уен уйный. Баланың әнисе янәшәдәге караватта шулай ук үз телефоны белән мәш килә. Кем беләндер елмая-елмая смс языша. “Керүемне сизмәделәр бугай?” – дип уйлавым булды, бала, футболкасын гына күтәреп, бер кулы белән авырткан эчен күрсәтте, икенче кулы белән планшетта уен уйнавын дәвам итте. Әти-әни мондый сансызлыкка, башкаларны хөрмәт итмәүгә юл куйгач, баланы гаепләп булмый, – ди район педиатры Резеда Мөҗипова.

Сер түгел, баласы белән вакыт үткәрүгә караганда әни кеше гаджетларны якынрак күрә. Баласы биргән сорауга: “Аяк астында буталып йөрмә әле!” дип җавап кайтарган әни нарасыен виртуаль дөньяга үзе этеп диярлек кертә түгелме соң?!

– Гаджетлар баланың сәламәтлегендә зур тайпылышлар тудыра. Көн дәвамында бөкрәеп телефон экранына текәлеп утырган үсмернең күз күрүе, әлбәттә, бозыла. Күрү начараю психоэмоциональ үсешне дә тоткарлый. Күзләрнең кибүе күрү сәләтен киметмәсен өчен, телефонга караганда күзләрне ешрак йомып алырга кирәк. 3-7 яшьлек балаларга көненә 10 минут кына телефонда утырырга ярый. Шуннан артып киткән вакыт баланың сәламәтлеген урлый. Телефон экранында бер яктырып, бер караңгыланып китүче вак сурәтләр баланың күзе формалашуын боза һәм өлгереп җитмәгән нерв системасына да тискәре йогынты ясый. Телефон белән күзләр арасында 40 сантиметр ара булырга тиеш, – ди район поликлиникасының күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова.

Без балачакта урамнан кайтып керми идек. Качышлы, сикерешле, тагын әллә нинди уеннар табып, кичкә кадәр уйный идек. Заманалар үзгәрдеме, яшүсмерләрне хәзер урамга чыгарып булмый. “Бар, тышта уйнап кер!” – дисәң, бала: “Ник мине өйдән куасың?” – дип җавап бирә. Телефон колларына әйләнгән кыз һәм малайлар ашаганда да күзләрен телефоннан алмый. Алар үзләренең тамаклары туйганын да белмидер, бәлкем. Кичке очрашуга чыккан күп кенә егет һәм кызлар сөйләшми утыралар диярлек. Һәрберсе үз телефонында чокына. Кәрәзле телефоннарын күзләренә терәп үк тотканнар кебек. Ни өчен соң алар өчен виртуаль дөньяда яшәү чынбарлыктан кадерлерәк?!

– Көн дәвамында гаджет карап утырган бала чын аралашуның нәрсә икәнен оныта һәм баланың эмоциональ бәйләнеше бозыла. Ә сабый чакта балаларга дөньяны мөстәкыйль рәвештә өйрәнү мөһим. Нәсәнедер тотып карау, исен, тәмен тату кирәк. Бала гомеренең беренче өч елы үсеш өчен, бигрәк тә сөйләм өчен бик мөһим. Бу вакытны заяга үткәрмәгез! Әти-әниләр баланың күзләрен кечкенәдән саклау кирәклеген истә тотсыннар! – ди балалар педиатры Мәдинә Сәлимова.

http://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев