Махау авыруы
Быел Бөтендөнья проказа белән авыручыларга ярдәм көне 29 гыйнвар көнне билгеләп үтелә. Бу халыкара көн 1953 елда француз язучысы Рауль Фоллеро тырышлыгы белән булдырылды.
Рауль Фоллеро бу авыруны өйрәнүгә һәм аның турында мәгълүматны халыкка җиткерүгә зур өлеш керткән. Бу көнне булдыру дөнья җәмәгатьчелеге, дәүләт органнары, дини җәмгыятьләр һәм хәйрия фондларының игътибарын әлеге проблемага юнәлтергә мөмкинлек биргән.
Авыруның берничә исеме бар. Проказа (махау), лепра, хансеноз, крымка, Хансен авыруы, финикия, хәсрәт авыруы, ялкау үлем, Лазарь авыруы, хроник гранулематоз – болар барысы кешелек дөньясы инде берничә йөз ел көрәшүче лепра, яки махау авыруы турында. Башта авыру тән тиресен яралый, ул үлә һәм башка инфекция тудыра торган бактерияләр эчкә үтә, мускул, сөяк һәм эчке органнарны җимерә. Махау авыруы XII-XIV гасырларда Европада санап бетергесез кешенең үлеменә сәбәпче була, соңрак пандемия эстафетасы бубон үләтенә күчә. Урта гасырларда Европада 19 мең лепрозорий булган. Анда кешеләрне үләр өчен җибәргәннәр һәм аларга символик җеназалар да оештырылган.
Битендә һәм тәнендә ямьсез үсентеләр булган авыручы кеше капкадан кыңгырау белән генә чыга алган. Ул үзенең изоляторы тирәсендәгенә хәергә өметләнеп йөргән. Кыңгырау кешеләр качарга өлгерсен өчен генә кулланылмаган. Бик еш авыру кеше сөйләшә алмый башлаган, соңрак алар тавышларын гына түгел, ишетү сәләтен, колакларын, борыннарын, кул һәм аяк бармакларын да югалтканнар.
1873 елда табиб Герхард Хансен авыру тудыра торган микобактерия – Mycobacterium lepra’ны ача. Әлеге микроорганизм күзәнәк эчендә яши торган паразит, ягъни үзе генә, ирекле тормыш рәвеше алып бара алмый. Шуңа бәйле бу паразитның 40 процент геннары актив түгел, алар эшләми торган ялган генга әйләнә. 2008 елда авыруның иң авыр формасын тудыра торган якын туганы Mycobacterium lepromatosis билгеле була (диффузалы лепроматоз проказа, яки изге Лазарь лепрасы). Тугандаш авырулар арасында аерма табу авыр, ләкин аларның геномнары аерым нуклеотидлары белән аерыла. Галимнәр фикеренчә, бу ике төр 10 миллион ел элек аерылган (борынгы кешеләр туры йөри башлаганчы ук). Шулай итеп, махау чире кешене җирдә барлыкка килгәннән бирле озата килә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, махау авыруын әлегә кадәр җиңмәгәннәр. Моны ел саен авыру йоктыручылар яки табигатьтә туган аерым учаклар дәлилли. Мәсәлән, 2016 елда Бөекбританиядә кызыл тиеннәрнең авыру йоктыру очрагы билгеле була. Бүгенге көндә кешеләр авыруны антибиотик белән уңышлы дәвалый ала, чөнки ялкау бактерияләр каршы тору механизмын эшләп чыгармый. Ләкин бу уяу булуны туктатырга дигән сүз түгел: авыруны йоктырганнан соң аның беренче билгеләре барлыкка килгәнче берничә ай яки берничә дистә ел да үтәргә мөмкин. Махау авыруын башлангыч этабында тану мөмкин түгел, хәлсезлек һәм йокы туймауны кеше куркыныч, 700 еллык авыруга түгел, ә гадәти аруга кайтарып калдырачак.
Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз!
Мөнирә Арсланова
Фото -"Татар-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев