Мәктәп укучыларының күбесе күзлек кия
Моның сәбәбе – телефон һ.б. гаджетларны артык күп куллану.
Мәктәп укучыларының күбесе күзлек кия. Моның сәбәбе – телефон һ.б. гаджетларны артык күп куллану. “Балаларның күз күреме начараюга әти-әниләр дә га-епле. Балалары комачауламасын дип, телефонда утырырга рөхсәт итәләр. 5 яшькә кадәр баланы компьютерга якын җибәрергә дә ярамый, ә телевизорны көненә 15 минут кына карарга рөхсәт ителә. Гаджетларны балаларыгыз мөмкин кадәр азрак куллансын! Өлкәннәргә дә 30-40 минут компьютерда эшләгәннән соң 20 минут күзләрне ял иттереп алу мөһим”, – дип киңәш бирә район поликлиникасының күз табибы Нәкыйбә Гайнетдинова.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев