Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кулларны да юарга, җимешләрне дә!

”Җәен балалар гына түгел, бактерияләр дә рәхәткә чыга”, – ди район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары.

– Җәйге һава шартлары бактерияләрнең үрчүенә сәбәп булып тора. Йогышлы авыруларның да күпчелеге нәкъ менә эссе вакытта тарала.

Җәйге йогышлы авырулар рейтингында иң беренче урынны эчәк эшчәнлеге белән бәйлеләре алып тора. Аларны башкача “пычрак кул авыруы” дип тә атыйлар. Бу исемлеккә сальмонеллёз, дизентерия, иерсиниоз, ризык белән агуланулар керә. Вируслы авыруларга ротовирус, энтеровирус, аденовирус, А вирусы гепатиты керә, – ди бүлек фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Ротовирус инфекциясе кышын күбрәк таралса да, җәй көне дә авыз эчләре бозылып килүчеләр күп, ди табиблар. Ел саен җирлектә 100дән артык шундый очрак күзәтелә.

– Гельминтоз да җәен еш тарала. Аны өендә песи, эт һәм башка хайваннар асраучылар, тиешле дәрәҗәдә пешеп җитмәгән ит, балык ашаучылар йоктыра, – ди баш табиб Дамир Сөләйманов.

Бактериаль эчәк инфекциясе авырулары да (сальмонеллёз, дизентерия, холера) җәй көне баш калкыта. Әлеге авырулар вакытында температура күтәрелү, хәлсезлек, эч авырту, косу, эч китү күзәтелә, ди табиблар.

– Бу төр авыру аеруча 3 яшьтән кечерәк балаларга хас. Әлеге авыру организмны сусызландыру белән яный. Әгәр суны даими рәвештә эчмәсәң, башка органнарга зыян килүе бар. Бу симптомнар юкка чыкмаса, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди балалар поликлиникасы шәфкать туташы Галия Куянова.

Җәй ахырында бөер синдромлы геморрагик бизгәк (геморрагическая лихорадка) еш тарала, ди табиблар. Әлеге авыруның беренчел симптомнары – үтә көчле респиратор авыру (ОРЗ) билгеләре, арка авырту, сидек азаю, кан составы үзгәрү.

–  Җәй көне инфекцияләр төрле була. Әгәр диарея, югары температура, тышка чыкканда кан күзәтелә икән, бу – бактериаль эчәк инфекциясе. Әгәр диарея, температура, ютәл, борын тыгылу булса, бу – вируслы инфекция. Эчәк инфекциясе булганда тозлы эремә, мисал өчен “Регидрон” препараты, сорбентлар, кайнаган су эчәргә кирәк. Бу вакытта сөтле ризыклардан баш тартып, сыек ризык, мисал өчен, суда пешкән ботка, боламык кебек ашлар ашарга кирәк, – ди участок терапевты Алсу Таишева.

Эчәк инфекцияләре йокмасын дисәң, кулларны даими рәвештә юарга, чиста су эчәргә, су коенганда суны йотмаска, җиләк-җимеш, яшелчәләрне содалы су белән юарга, карбыз, кавын, бананнарны кер сабыны, кайнар су белән юарга киңәш итә табиблар. Ләкин су коенырга барганда кавын-карбызны кер сабыны белән юучылар бармы икән?

– Мин хәзер Яр Чаллы шәһәрендә яшим. Экологик яктан чиста ризык дип, авылда үскәндә җиләк-җимешне юып ашаган да юк иде. Ләкин кирәк икән. Төрле бөҗәкләр кунган җимешләр төрле чирләр белән зыянлы, – ди Радик Мәхмүтов.

Табиблар киңәш итүенчә, әгәр берәр ризык, җиләк-җимеш, яшелчәнең төсе, тәме үзгәргәнен сизсәгез, ашамаска кирәк.

– Ял итәр өчен чит илләрне сайлаганда, аларда нинди инфекцияләр булу ихтималын белергә кирәк. Мисал өчен, Мисыр, Якын Көнчыгышта сыйфатсыз су аша йога торган эчәк инфекцияләре булырга мөмкин. Әлбәттә, кайбер авыру һәм бизгәкләрдән прививка бар. Тик дөньядагы барлык йогышлы авырулардан да вакцина уйлап табылмаган. Шуңа да чит илгә чыкканда, гадәти санитар нормаларны үтәргә кирәк, – ди участок табибы Зирәк Фәтхетдинов.

Чит ил кухнясына да игътибар итү сорала, ди белгечләр. Кайбер илләрдә ризыкны бик күп тәмләткечләр, тозлы-борычлы итеп пешерәләр. Кешенең ашказаны системасы бу ризыкны кабул итмәскә мөмкин. Шуңа да ботка, боламык кебек ашлар, суп-пюре булса, яхшырак, дигән фикерне җиткерә табиблар.

Район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – юылмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап килүчеләр.  Чисталыкның сәламәтлек нигезе булуын онытмасагыз иде!

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев