Колак, борын, тамак...
29 сентябрьдә Бөтендөнья отоларинголог көне билгеләп үтелә.
Оториноларингология колак, тамак, борын анатомиясен һәм физиологиясен өйрәнә. Бу өлкәне өйрәнүче табибларны ЛОР-табиблар дип тә атыйлар.
Колак авыртуын теш сызлауга тиңлиләр. Колагы авыртып та, табибка баруны кичектерүчеләр, үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнүчеләр бар. Нәтиҗәдә пациентлар белгечкә мөрәҗәгать иткәндә авыру азган була. Бу очракта табибларга, авыруны дәвалап кына калмыйча, кайвакыт пациентларның гомере өчен дә көрәшергә туры килә.
– Колаклар турыдан-туры борын куышлыгы белән тоташкан. Борын куышлыгына исә аяк табаннарының тәэсире көчле. Шуңа күрә салкынча, явымлы, җилле, җепшек көннәрдә аякларны туңудан һәм юешләнүдән сакларга кирәк. Ринит вакытында авыруның борыны тыгыла, гаймориттан – томау фонында баш авырта. Отит вакытында колак сызлый, кайвакыт бүлендек чыга. Ларингит булса, тавыш бозыла, кеше йөткерә, кайвакыт сулыш алуы авырая. ЛОР-органнарда яман шеш авырулары да очрый. Аларның 80 проценты карлыккан тавыш белән характерлана, – ди отоларинголог Рамил Мустаев.
Эренле отит вакытында колакны җылытырга ярамый, ди табиб. Төрле катлаулы хәлләр килеп чыкмасын өчен отит белән авырый башлагач, һичшиксез, белгечкә күренергә кирәк. Отит инфекцион авырудан өзлегү, томау төшү нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин. Колак авыртканда борыннан чыккан сыек бүлендекләр куркыныч түгел. Иң мөһиме – аның куеруын булдырмаска кирәк, ди табиблар. Моның өчен күбрәк су эчәргә кирәк. Бүлмәдә 18-20 градус җылы булырга тиеш. Бүлмәне еш җилләтү, юеш чүпрәк белән тузан сөртеп тору да файдалы булачак.
Борын куышлыгына яки колакка чит әйбер эләксә, аны үзегез чыгарырга тырышмагыз. Бу тагын да зуррак проблемаларга китерергә мөмкин. Поликлиникага яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Табиблар: “Колак дарулары якынча 37 градуста булырга тиеш”, – ди. Артык салкын яки артык кайнар даруларны куллану баш әйләнүенә китерергә мөмкин. Колак ялкынсынуы белән еш авыручыларга су коенудан, чумудан тоелырга кирәк.
– Колак үзен-үзе чистарту үзлегенә ия, шуңа күрә аны чистарту кирәкми. Колакларны мамык, шырпы һ.б. белән чистартырга ярамый. Бу тиренең зарарлануына һәм инфекция эләгүенә китерергә мөмкин. Колакларны баш юганда җылы су һәм сабын белән юу да җитә, – ди Рамил Мустаев.
Табиб билгеләп үткәнчә, колак пәрдәсе тишелгәндә составында спирт булган тамчыларны куллану катгый тыела, чөнки колак эченең лайлалы тышчасы ялкынсына һәм нәтиҗәдә көчле авырту барлыкка килә.
– Колак тамчыларының файдасы ике сәгатькә бара. Аларны дүрт төркемгә бүләргә мөмкин: микробларга, гөмбәчекләргә, ялкынсынуга каршы һәм авыртуны баса торган. Антибиотикларны бары тик табиб кына билгели ала. Ковидтан соң күпләрнең нерв системасы зыян күрде, ә ул турыдан-туры колакка барып тоташа, – ди табиб.
Көзге чорда күпләр көчле томау белән интегә. Хастаханәгә тамагы шешеп, колагы авыртып килүчеләр шактый. Юка киенү, көчле стресслар, өшү, салкын ризык куллану, витаминнар җитмәү, авыру кеше белән аралашу, грипптан һәм ОРЗдан сыйфатлы препаратлар белән дәваланмау да моңа сәбәп булып тора икән һәм аларның барысы да иммунитет төшүгә китерә.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев