Кечкенәдән табиб булырга хыялланган
Алия Зәйдуллина район хастаханәсенең педиатрия бүлеген җитәкли. Бу вазыйфада ул 7 елдан артык хезмәт куя.
Алия Шәрифҗановнаны хезмәттәшләре “алтын куллы табиб” диләр.
– Сабыйлар авырмыйча тормый, әниләр бала үстергән чорда хастаханә юлын еш таптый. Авыруны ачыклау, дөрес дәвалау билгеләү, даими күзәтү – һәммәсен табиб зур төгәллек белән башкара. Һәр нарасыйны үз баласы кебек яратып кабул иткәнен күреп, мин Алия Шәрифҗановнаның дөрес һөнәр сайлавына кабат инанам, – ди участок шәфкать туташы Лениза Вагыйзова.
Алия Зәйдуллина – Балтач кызы. 2015 елда Киров дәүләт медицина академиясен тәмамлаган яшь белгеч бер ел республика балалар клиник хастаханәсендә эшли.
– Интернатура үткәндә Мөслим хастаханәсе баш табибы эшкә чакырды һәм тормыш иптәшем белән бирегә кайтып төпләндек. Медицина юнәлешен сайлавыма әтием бик сөенгән иде, – ди табибә.
Алия кечкенәдән табиб булырга хыялланган. Әнисе – 40 елдан артык Балтачта шәфкать туташы, апасы Сабада массажист булып эшли. Балаларны дәвалауда А. Зәйдуллина яңа алымнарга таяна, үзлегеннән укып, белемен арттыра.
Фото – А. Зәйдуллинаның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев