Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Язгы хәлсезлектән ни дәва?

Организмны ял иттерү ысуллары белән уртаклашабыз.

Яз көне туктаусыз йокы килүдән, нервланудан, иммунитет түбәнәеп, еш авырудан зарланучылар күбәя. Кемнәндер ишеткән, каяндыр укыган мәгълүмат нигезендә үзебезгә үзебез диагноз куярга, булмаган авыруларны уйлап чыгарырга өйрәнеп беттек. Югыйсә әби-бабайлар магнит давылы, депрессия, XXI гасырның иң популяр авыруы – хроник ару дигән нәрсәләрне белмәгәннәр дә, эшләгәннәр дә эшләгәннәр. 

Кеше – табигать баласы. Табигатьтәге үзгәрешләрнең кәефебезгә, сәламәтлегебезгә тәэсир итүе табигый. Яз көне организм табигатьнең яңа шартларына җайлашу өчен күп энергия сарыф итә. Бу хәлне ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Әмма хәзерге яшәү шартлары бик үк табигый түгел шул. Ашаган ризыгыбыз да, эчкән суыбыз да, кигән киемебез, сулаган һавабыз да шулай. 

Организмдагы энергия балансын нәрсә бетерә? Җавап: начар туклану, аз йоклау, ял итмичә эшләү яисә сыйфатсыз ял, психологик травмалар, хәл ителмәгән эчке конфликтлар, эчтән үз-үзеңне ашау, даими рәвештә кем беләндер көрәшү, хроник курку, үзеңне башкалар белән чагыштыру, бер үк фикерне башта кат-кат әйләндерү, туктаусыз ашыгу, бөтен нәрсә өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу, хисләрне (бигрәк тә ачу хисен) тыеп тору һәм, киресенчә, кемгәдер яки нәрсәгә дә булса ачу йөртү, явызлык, артык күп сөйләшү, буш сүзләр сөйләү, начарлыкны гына күрү, үзең теләп негатив, кирәкмәгән, ягъни “чүп” мәгълүмат кабул итү, озак вакыт көтү халәтен кичерү, бурычлар җыеп, аның өчен даими борчылу, үпкәләү яисә начарлыкка түзү, үзеңә бәйле булмаган вакыйгаларны даими контрольдә тотарга тырышу, эшләнеп бетмәгән эшләр һәм эшсезлек. Һәрхәлдә, психологлар шулай, ди. Энергияне суыручы, рухи халәтне бозучы әлеге факторларны бетерергә тырышсак, көч җитмәү халәтеннән тизрәк котылырга була.

Үзен дә, башкаларны да кайгыртып, тормыштан ямь табып яши белүчеләр, шөкер, күп. Шундыйларның берсе, райондашыбыз Әлфия Измайлова менә нинди киңәшләр бирде:

* саф һавада йөрегез, хәрәкәтләнегез, кояшлы матур көннәрдә өйдә утырмагыз;

* өегезне чиста тотыгыз, бүлмәләрне җилләтеп, йортыгызга яктылык кертегез;

* караңгы төсләрдән котылып, интерьерга кызгылт-сары, ачык шәмәхә төсмерле якты элементлар өстәгез;

* күңелегезгә якын музыка тыңлагыз;

* телефонда гына утырмыйча, кешеләр арасына чыгыгыз, аралашыгыз;

* кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз, кул биреп исәнләшү, кочаклашып күрешүләр дә кәефне күтәрергә сәләтле;

* елмаегыз, елмаю һәркемгә килешә;

* яшелчә, җиләк-җимешләрне күбрәк ашагыз.

Табиблар кеше организмы, аның гормоннар системасы циркадиан ритмнарга – биологик процессларның көн һәм төн белән бәйле цикллы үзгәрешләренә көйләнгән, ди. 21.00-22.00 сәгатьтән башлап, төнге 1-2 сәгать аралыгында организмда мелатонин гормоны (“яшьлек гормоны”) бүленеп чыга. Йоклаганда әлеге гормон бөтен организмны яңарта, тән көч туплый. Шушы вакыт аралыгында йокламаган кеше ял итә алмый. Бүлмәдә ут булса да мелатонин бүленеп чыкмый. Телевизордан, телефоннан сирпелүче яктылык та йокы сыйфатына йогынты ясый. Аларны йокларга ятарга 1 сәгать кала сүндерергә кирәк. Кичке уннарда йокларга ятып, иртәнге 6.00-6.30 сәгатьтә уяну оптималь санала. Бер атна дәвамында йокысы туймаган кешеләргә ял көннәрендә туйганчы йокларга тәкъдим ителә.

Яңа илләр күрү, яңа дуслар табу, сәяхәт итү, мунча керү, йөзү, спорт белән шөгыльләнү, хобби, шөгыль табу, иҗат, яңа һөнәр, дини-дөньяви гыйлем үзләштерү, тел өйрәнү кебек чаралар да ярдәм итмәсә, табибка күренергә кирәк. Хәлсезлек 4-5 айга сузылса, бигрәк тә. Бетми торган хәлсезлек организмда баручы җитди үзгәрешләр турында кисәтергә мөмкин.

Гөлназ Җәлилова

Фото - Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев