Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гепатит ачыкланган

Район поликлиникасында 97 райондашыбыз гепатит белән исәптә тора. Аларның 43ендә – С, 49ында – В гепатиты, биш кешедә авыруның хроник төре ачыкланган. 97 кешенең 38е – лаеклы ялдагы өлкәннәр. Гепатит белән авыручы иң яшь кешегә – 26, иң өлкән кешегә – 72 яшь.

– Быел ике райондашыбыз С гепатиты белән исәпкә куелды. Гепатитның вируслы А төре белән быел 2008 елгы бала чирләде. Ул Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә дәваланды. Бу атнада әлеге бала белән элемтәдә булган 2006 елгы үсмер дә, А гепатитына шик туып, Яр Чаллы хастаханәсенә озатылды. А гепатитының инкубация чоры – 50 көн. Бу – авыру белән элемтәдә булган кешеләрдә гепатит билгеләре 50 көн дәвамында ачыкланырга мөмкин, дигән сүз, – ди район поликлиникасының йогышлы авырулар табибы Рәшит Вагыйзов.

А гепатиты Мөслим гимназиясе укучысында ачыкланган. Авыру бала белән элемтәдә булганнарга прививка ясау өчен район поликлиникасына 50 доза вакцина кайткан. Тугыз доза – мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, бишесе – балалар бакчалары тәрбиячеләренә, 12 доза – мәктәп укучыларына, тагын биш доза укытучыларга ясалган. Авыру белән элемтәдә булган 50 кешенең 19ы вакцинациядән баш тарткан. Прививка ясатучылар 35 көн дәвамында күзәтүдә булачак.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел 22 март санында укыгыз

Фото - "Татар-информ" архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев