Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эсседән ничек сакланырга?

Йөрәк-кан тамырлары һәм тын юллары авыруларыннан интегүчеләргә кызу сугудан аеруча сакланырга кирәк.

Өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга да кызуда озак булу бик зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Кагыйдә буларак, алар медикаментлар да кабул итәләр. Шуңа күрә дә ялгыз яшәүче өлкәннәрнең һәм авыруларның гел хәлләрен белешеп торырга кирәк.

Өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, ә төнлә тәрәзләрне ачып куегыз. Кояш кыздырганда күләгәдә торырга тырышыгыз. Көндезге 12 дән кичке сәгать 4 кә кадәр кояш бигрәк тә аяусыз кыздыра. Кызуда авыр физик эш башкармаска киңәш ителә. Күбрәк сыеклык эчегез. Кызуда көндәлек сыеклык күләмен якынча өч тапкыр арттырырга кирәк. Баллы һәм газлы түгел, гади суга өстенлек бирегез. Ешрак душ керегез. Су бүлмә температурасында булырга тиеш. Артык салкын су белән коенуның пневмониягә китерүе бар. Иртән һәм кич күбрәк хәрәкәтләнегез. Эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз куркынычына китерә. Рационыгызны үзгәртегез. Салкын ашларга өстенлек бирегез. Майлы сөт һәм ит ризыкларыннан баш тартып, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт. Сөт ризыкларын теләсә кайда сатып алмагыз, аларның кояшта җылынуына юл куймагыз. Бу ризыклар тиз бозыла һәм агуланулар китереп чыгарырга мөмкин. Тозсыз ашамагыз. Югары температурада кеше нык тирли һәм шактый натрий югалта. Синтетик материаллардан тегелгән киемнәр кимәгез. Эссе һавада табигый киҗе-мамык һәм киндер киемнәр сайларга кирәк. Эсседә тәнне ачып йөрергә ярамый. Кулларны һәм аякларны, бигрәк тә күкрәкне, арканы һәм корсакны мөмкин кадәр күбрәк каплаучы иркен киемгә өстенлек бирегез. Кепкалар, эшләпә яисә панамалар кияргә уңайсызланмагыз. Чөнки кояш сугу нигездә баш җылынганнан була. Кондиционерлы бүлмәдә салкын һава сезгә турыдан-туры исмәслек булсын. Гадәттә кондиционерларда бик күп бактерияләр була, аларның салкын һава белән бергә тәэсир итүе хроник бронхитның кискенләшүенә, пневмониягә китерергә мөмкин.

Эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, башыгыз авыртса, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез, тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез.

Баланы кояш сугу билгеләре

Җылылыкны көйләү әле формалашып бетмәгән бала организмы өчен кайнар кояш астында 15 минут булу да эссе сугуга китерергә мөмкин. Аның билгеләре:

Бала хәлсезләнә, башы авырудан зарлана, аппетиты бетә;

Тән температурасы тиз арада 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин;

Косу ихтималы бар;

Бала аңын югалта

Кешедә кояш сугу билгеләре булганда тизентен ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгарга, башын югарырак күтәртеп яткырырга, кысып торган киемнәрен салдырырга киңәш ителә. Авыруның өстенә салкынча су сибеп, юеш җәймә белән төрсәң, маңгай турысына салкын компресс куйсаң файдалы. Авыруга күп итеп су эчертегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны яны белән яткырыгыз.

Йөрәк авыру булганнарга берничә киңәш

Кызу көннәрдә йөрәктә кислород кытлыгы барлыкка килә, “төп мотор” көчәнеп эшли башлый. Йөрәк мускулларының кыскаруы арта, кан басымы күтәрелә, аяклар шешенә, тромблар барлыкка килү ихтималы арта.

Җәйге эссе көннәрдә туклану режимын үзгәртү мөһим. Ризык күләмен киметергә. Төп ашауны кичке сәгатьләргә калдырырга. Көнлек рационның 35 проценты – иртәнге ашка, 25 проценты – төшке, 40 проценты кичке ашка туры килсә яхшы. Авыр эшкәртелүче һәм майлы, тозлы ризыклардан китеп, сыек һәм салкын ашларга яшелчә, җиләк-җимешкә, әче сөт ризыкларына өстенлек бирергә.

Эссе көннәрдә авыр физик хезмәттән, дәвалау массажы алудан, спорт белән шөгыльләнүдән тыелып торырга киңәш ителә. Чөнки алар йөрәк-кан тамырлары системасының көчәнеп эшләвенә китерә.

Фото- Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X