Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Диспансерлаштыру һәркемгә кирәк

40 яшьтән соң диспансерлаштыруны ел саен үтәргә кирәк.

Диспансерлаштыру планлы медицина тикшерүе һәм өстәмә тикшерүне күздә тотучы профилактик чаралар комплексы. Болар кешенең гомуми сәламәтлеген бәяләү һәм башлангыч чорында авыруны ачыклау һәм профилактикалау максатыннан үткәрелә. 
Россиядә диспансерлаштыру программасы ун ел элек – 2013 елдан башланды. Ул мәҗбүри медицина иминиятләштерүе кысаларында бушлай үткәрелә. Программа кысаларында 18-39 яшьлекләр – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән узганнар ел саен белгечләргә күренергә тиеш. Программа нигезендә үпкә-йөрәк, ашказаны эшчәнлеге тикшерелә, маммография үткәрелә, хатын-кызлар акушер-гинекологка күренә һәм цитологиягә, ир-атлар простата бизләрендә яман шеш авыруын ачыклау максатыннан анализлар тапшыра. Кан, бәвел, тизәк анализлары алына, офтальмологта күзләрне тикшертергә була. 
– План нигезендә быел 6165 кеше медицина күзәтүен узарга тиеш, шуларның 2040ы диспансерлаштыруга килде. 541 кешедә нормадан тайпылышлар ачыкланып, диспансерлаштыруның икенче этабына җибәрелде. Өч кешедә йөрәк-кан тамырлары авырулары табылды, унбер кешедә яман шеш авыруына шик булып, өч райондашыбызда ул расланды. Сигез кеше шикәр авыруы белән диспансер исәбенә алынды. Тизәк анализы 119 кешедә үзгәрешләр булуын күрсәтте, әлеге райондашларыбыз кабат тикшерү үтәчәк, – ди хастаханәнең диспансерлаштыру кабинеты шәфкать туташы Миләүшә Миннегалиева.
40 яшьтән узган хатын-кызлар ике елга бер тапкыр маммография уза. Үз сәламәтлекләренә битараф булмаганнар мондый мөмкинлектән теләп файдалана. План нигезендә быел 1425 хатын-кыз маммография үтәргә тиеш, 1052 кеше бу процедураны үткән. 600дән артык кешенең анализлары кайтты, ике хатын-кызда яман шеш авыруы ачыкланган. Алар Яр Чаллы онкология үзәгенә исәпкә куелган. 
Тизәк анализы буенча ашказаны-эчәклектәге төрле тайпылышлар – полиплар, җәрәхәтләр, шешләр ачыклана. Бу авыруны вакытында кисәтергә һәм дәваларга мөмкинлек бирә. 45 яше тулган гражданнар ашказанын тикшертергә – фиброгастродуоденоскопия (ФГДС) узарга тиеш. 
– Анализларда үзгәрешләр булып, кабат тикшерелергә чакырганда: “Мин сәламәт, үземне яхшы хис итәм. Бер җирем дә авыртмый”, – дип, киреләнеп, диспансерлаштыруның икенче этабына килмәүчеләр күп. Эш тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: 2-3 елдан соң андыйлар хастаханәгә килә, әмма эш узган була – дәвалау ярдәм итми. Чирне кисәтү һәм вакытында дәвалау отышлы. Диспансерлаштыру авыруны алдан белеп, ул азганчы дәвалау өчен үткәрелә, – ди Миләүшә Миннегалиева.
 Хатын-кызлар кабинеты фельдшеры Гүзәлия Гатауллина гүзәл затларны елга бер тапкыр медицина тикшерүе узарга чакыра. Биредә төрле анализлар тапшырырга мөмкин. Яман шеш авыруын алдан ачыкларга ярдәм итүче цитология анализы диспансерлаштыру вакытында бушлай ясала. Бу мөмкинлектән файдаланып калырга кирәк.
– Анализ нәтиҗәләре белән кызыксынмаучылар да бар. Онкологик авырулар елдан-ел яшәрә, күбәя. Хатын-кызлар сәламәтлекләренә битараф булмасын иде, – ди белгеч.
– Сәламәт булганда кәеф яхшы һәм эшләргә теләк була, – ди баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Рәйхана Әхкямова. – Диспансерлаштыру программасы гамәлдә булганда, мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска кирәк. Ярты көн эчендә тиешле анализларны тапшырырга, белгечләргә күренергә мөмкин. Чират юк. Диспансерлаштыру узу бик мөһим, чөнки авыруларны башлангыч стадиядә ачыклау чирне тиз арада җиңәргә ярдәм итә. Шуңа күрә һәркем елга бер тапкыр табибларга күренергә тиеш!
Авыру азгач, хастаханә юлын таптау, беренчедән, бик кыйммәткә төшә, икенчедән, нәтиҗәсе дә без көткәнчә булмаска мөмкин. Диспансерлаштыру узу ел буе тыныч күңел белән яшәргә мөмкинлек бирә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев