Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бөереңне сакла!

“Бөеремдә таш бар”, – дигәнне еш ишетергә туры килә. Бөердә яки сидек юлында таш ни сәбәпле барлыкка килә? Ташны юк итеп, бөерләрне дәвалап буламы? Әлеге һәм башка сорауларга район поликлиникасының участок табибы Илнар Шәмсетдинов җавап бирә.

Әлеге һәм башка сорауларга район поликлиникасының участок табибы Илнар Шәмсетдинов җавап бирә.

– Илнар Айратович, бөердә ташлар ни сәбәпле барлыкка килә?
– Ташлар барлыкка килүгә сидек юлындагы инфекцияләр, бөерләрдәге җәрәхәтләр, бөер тукымаларына кан төшү, сидек тотрыклылыгы, авитаминоз сәбәп булырга мөмкин. Авырганда бөер лаканчыкларында таш ясалып, алар бөердә утырып кала. Ташларның химик составы төрле булырга мөмкин.
– Бөердә таш булу-булмавын ничек белергә мөмкин?
– Таш булганда сидекне тикшергәндә гематурия билгеләре (сидектә кан булу) яки тоз кристаллары табыла.
– Илнар Айратович, авыруның беренче билгеләрен ничек танып була?
– Күп очракта авыруның беренче билгесе – бөер коликасы. Әлеге өянәк вакытында таш сидек юлы аша уза. Өянәк еш кына сикәлтәле юлда яки күп итеп җәяү йөргәннән соң кинәт башлана. Авырту бил тирәсендә барлыкка килеп, сидек юлларына һәм җенес әгъзаларына күчә. Авырту бик көчле булганлыктан, авыру үзенә урын таба алмый, даими рәвештә үзенең торышын үзгәртә. Вакыты-вакыты белән авырту кими, ләкин бераздан соң ул тагын көчәя. 
Өянәк вакытында сидек бүлеп чыгару ешая. Косу, эч кабару, эч китү, тәрәт булмый тору күзәтелергә мөмкин. Кайвакыт сидек капчыгына сидек килмәү дә күзәтелү ихтимал. Таш сидек капчыгына үтеп керә алса, өянәк бетә, авырту басыла. Кайвакыт диаметры 6 миллиметрга кадәр булган ташлар сидек белән чыга. Өянәкләр айга – берничә яисә берничә елга бер тапкыр булырга мөмкин.
– Әлеге симптомнар һичшиксез бөер авыруы булуын күрсәтәме?
– Типик өянәкләр булып торганда диагноз кую авыр түгел. Үт куыгында да таш булырга мөмкин. Үт куыгында таш булганда авырту югарыга – уң як җилкәгә, калак сөягенә бирә, ә сидек юлында ташлар булса, авырту аска – җенес әгъзаларына күчә. Диагноз кую өчен УЗИ тикшерүен үткәрәләр.
– Илнар Айратович, бөерләрдәге ташларны дәвалап бетереп буламы?
– Әйе, була. Ташларны бетереп булмаганда хирургия ысулы кулланыла. Соңгы елларда дистанцион литотрипсия (сидек капчыгындагы ташларны ваклау) еш кулланыла башлады. Бу – ташлардан котылуның иң нәтиҗәле ысулы. Ультратавыш дулкыны, тукымалар аша кереп, бөер, сидек юлларындагы һәм сидек куыгындагы ташларны “куа”. Таш ватылып, сидек белән чыгарга мәҗбүр була. Ультратавыш ярдәмендә бөердә таш булудан газапланучыларның 85 проценты дәвалана. Процедура 30-60 минут эчендә авыртусыз башкарыла. Ләкин бу ысул барлык авыруларга да килешми. Әйтик, гәүдә авырлыгы 120 килограммнан арткан кешеләргә литотрипсия уздыру кыен. Моннан тыш, таш ультратавыш үтеп керә алмый торган җирдә булырга мөмкин. 

Лилия Шәймиева

Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев