Баш кына димәгез!..
Баш авырта, арка сызлый, муен борылмый... Болар барысы да неврология белән бәйле.
Баш мие белән бәйле авырулар, аларның сәбәпләре, дәвалану ысуллары һәм кисәтү чаралары турында хастаханәнең участок табибы Алсу Таишева белән сөйләштек.
– Алсу Рәхимовна, нерв системасы белән бәйле авырулар күп. Шуларның иң киң таралганнарына тукталсагыз иде.
– Нерв авырулары нәтиҗәсендә үзәк һәм периферия нерв системасы структур үзгәрешләр кичерә. Моңа йогышлы авырулар, интоксикация, шешләр, кан тамырлары авырулары һ.б. сәбәп була.
– Баш мие авыруларын булдырмас өчен нишләргә?
– Бик күпләр кан басымы күтәрелүдән интегә. Табибка күренеп дәвалану курслары узарга, тиешле даруларны даими эчәргә, шулай итеп кан басымын нормада тотарга кирәк. Кандагы шикәр һәм холестеринны белеп тору зарур. Туклануга игътибар итәргә кирәк: майлы, кыздырылган ризыкларны киметеп, яшелчә, җиләк-җимеш, сөт ризыкларын күбрәк кулланырга. Тәмәкедән, спиртлы эчемлекләрдән баш тартырга, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга киңәш итәм.
Узган ел нерв авырулары сәбәпле – 12, быел тагын дүрт райондашыбыз инвалидлык алган.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 16 июнь санында
Наилә Сәлахова
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев