Хезмәте белән мактаулы
“Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка – 60 яшь
Мөслим җире бәрәкәтле. Күпме күренекле кешеләр чыккан бу төбәктән: зур җитәкчеләр, танылган галимнәр, табиблар, сәнгать әһелләре, чын хезмәт кешеләре! Язмам герое – шундый күренекле шәхесләрнең берсе, гореф-гадәтләргә тугры калып, әтиләребез, бабаларыбыз кебек үк тормышын туган җире белән бәйләп, район халкына хезмәт итүгә багышлаган Илгиз Исламов. Киренке хезмәттә үткән гомер юлының шушы чорына зур уңышлар белән килде ул. Илгиз Исламов киләчәккә планнар кора, үткәннәргә нәтиҗә ясый, канәгатьлек хисләре кичерә торгандыр.
Илгиз Исламов 1964нче елның 11 декабрендә Мөслим авылында Гөлсинә белән Зәкиҗан Исламовларның тату гаиләсендә икенче малай булып дөньяга килә. Мөслим урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. Укытучылары арасыннан башлангыч сыйныфларда укыткан Елена Лебедовага, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Измайловага аеруча рәхмәтле. Белемнең ныклы нигезен нәкъ менә шушы укытучылар салды, дип бәяли ул.
Муеннан эшкә чумган әти-әни баларының да эштә чыныгып үсүләрен тели. 6 классны тәмамлап, җәйге каникуллар башлануга Илгиз әтисе хезмәт куйган “Сельхозтехника” берләшмәсенең МЖФ цехында эшли башлый. Аңа терлекләр су эчә торган 105 җайланманы төзекләндерергә кушалар. Беренче коймак төерле була, диләр. Шушы “төерләр” аркасында җайланмаларның су тотмаганнарын сыйфатлы итеп кабат эшләргә туры килә. Шунда ул гомергә җитәрлек сабак ала, төгәллек, җаваплылык сыйфатларын ныклап үзләштерә. Холкындагы уңай сыйфатлары да шул чорда ачык күренә башлый. Илгиз, яхшы укыганы өчен, “Артек” Бөтенсоюз пионер лагерена бирелгән юлламадан баш тартып, эш урынында кала. Беренче хезмәт хакына яраткан сеңлесе Зөлфиягә велосипед алып бирә.
1982 елда, урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә укырга керә. Икеләнергә урын булмый: әнисе – физика укытучысы, әтисе – белеме буенча инженер-механик. Әти-әни улларының бу теләген хуплый гына. Кечкенәдән техника арасында үскән, сүткән, җыйган Илгизнең дөрес юл сайлавына, шушы юнәлештә тормышта урынын таба алачагына чын күңелдән ышаналар. Шушы юлны сайлаган абыйсы Илдусның да энесенә үрнәк күрсәтүе бәхәссез. 1983 елда, студент тормышын калдырып, Совет армиясенә алына ул. Азәрбайҗан һәм Грузия республикаларындагы хәрби частьларда хезмәт үтә. Армиядән кайткач, институтта укуын дәвам итә. 1989 елда инженер-механик дипломы алып туган авылы Мөслимгә кайта. Казанда калу яки башка җиргә китеп эшләү уена да килми.
Кайту белән үк, “Сельхозтехника”ның ул чактагы идарәчесе Баязит Сафин чакыртып алып, торак йортларны, оешмаларны җылытучы котельныйга мөдир итеп билгели. 1995 елга кадәр, “Сельхозтехника” берләшмәсенең идарәчесе вазыйфасына алынганчы, ул механикалаштырылган отрядның башлыгы, оешманың баш инженеры булып эшли. Нинди генә вазыйфада булмасын, Илгиз үзен оста оештыручы, үзенә һәм кул астында эшләүчеләргә карата таләпчән, гадел җитәкче итеп танытты. Озак еллар шушы оешманы җитәкләгән, “Россиянең атказанган инженеры”, “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исемнәренә лаек булган әтисе Зәкиҗан Исламов аның өчен беренче номерлы авторитет була. Аны киңәш-табышта таянычы, авыр чакларда төпле фикерләре белән чишелеш юлын табарга ярдәм итүче төп остазы итеп саный Илгиз Исламов.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.
Фото – И.Исламовның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев