Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Синең улларың, Мөслим!

Укытучы һөнәре – язмышым!

Лаеклы ялдагы мәгариф ветераны Ханов Фаил Латыйп улы 19 июль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга район башлыгы Альберт Хуҗин да барды.

Район башлыгы Фаил агага РФ Президенты Владимир Путинның котлау адресын, күчтәнәч пакеты тапшырды. Бизәкле түбәтәй ки­дереп, район башлыгы юбилярга җылы теләкләрен җиткерде.

Арабызда эшләгән гамәлләре белән матур һәм батыр кешеләр бар. Фаил Латыйпович шун­дый кешеләрнең берсе. Кешеле­кле, игътибарлы һәм ихтирамлы бу­луы белән зыялы ул. Укытучы да, спортчы да булган райондашыбыз мөгаллим дигән изге һөнәрне сай­лаган. Балаларыбызның киләчәге укытучы кулында. Алтын йөрәкле Фаил абый бик күпләрдә үзенең фәненә мәхәббәт уята алган. Көчле рухлы, сабыр кешеләр генә бу эшкә күңелен биреп эшли ала, диде Аль­берт Хуҗин.

Гомерен балалар укытуга багыш­лаган Фаил ага Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт педаго­гия институтына юл тота. Табигать белеме факультетын тәмамлап, ту­ган ягына кайта егет. Мөслим урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта ул. Булачак тор­мыш иптәше белән дә шушында та­ныша. Балтач кызы Фәниянең рус теле укытучысының юллама белән Мөслимгә кайткан чагы була.

Әти-әниләребез икесе дә укыту­чылар булгач, без аларның йөзенә кы­зыллык китермәскә дип укыдык һәм яшәдек. Әтинең киңәшләре юлыбызда маяк булды. Төпле сүзе, аталарча кай­гыртуы, кирәк вакытта усал да булуы, таләпчәнлеге белән һәрвакыт үрнәк булды безгә. Әби-бабай янында үскән оныклар тәрбияле һәм акыллы була, диләр. Шөкер, балаларыбызга мон­дый бәхет насыйп булды. Әтиебезне Ходай сәламәтлектән аермасын иде! ди Фаил Латыйповичның кызы Фәридә Мәкъсутова.

Бәйрәм көнендә райондашыбыз район ветераннар советы һәм үзе эшләгән лицей коллективының ве­тераннар советы рәисе Альберт Ива­новтан да истәлекле бүләкләр, котлау сүзләре кабул итеп алды.

Без Фаил Латыйпович белән гомер буе бергә эшләдек дисәк тә, хата булмас. Мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшләгән чорын хезмәттәшләре хәтерлидер, расписание төзегәндә беркайчан дә окнолар булмый иде. Теге яки бу укытучы авырып китсә, мөгаллимне алыштырыр­дай кешене тиз генә табып билгели иде. Фаил Латыйпович завуч булып эшләгән чорда мәктәптәге тәртипкә ис-акылың китмәле иде. Мөслимдә беренче булып моржлар клубы да оештырган кеше ул. Өч ел бәкедә су коенуы бүгенге тән сихәтлегенең сәбәпчеседер, мөгаен, ди Альберт Иванов.

Вакытлы матбугат белән кызык­сынып, дөнья хәлләрен барлап, бул­ганына шөкер итеп яшәгән районда­шыбыз озак яшәүнең сере сәламәт яшәү рәвеше алып баруда, ди.

Сәламәт булыйм дисәң, на­чар гадәтләрне юлдаш итмә. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Балалар­га белем биргәндә дә, тәрбия темасын бик еш кузгата идем. Дөрес әйтәләр бит, талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә һәм бала күңелен аңлап эш итә. Моның өчен укытучы һөнәрен үзләштерү генә җитми, ә укытучы булып туарга кирәк! Минем өчен бу һөнәр якты язмышым булды, ди мәгариф ветераны Фаил Ханов.

Озак еллар балаларга белем биргән Фаил ага бүген дә хәрәкәттә. 90 яшь­не бирмәссең дә! Балаларының, онык һәм оныкчыкларының кадерле кеше­се булып озак еллар яшәргә насыйп булсын үзенә!

 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев