Тәҗрибәле укытучы
Зөлфирә апа – Карл Либкнехт авылы кызы. Гади колхозчы гаиләсендә үскән кызның тормышын укытучы һөнәре белән бәйләячәге балачактан ук билгеле була. Абый-апалары белән дәрес әзерләгәндә үзен укытучы итеп хис итә Зөлфирә, өй эшләрен тәмамлагач, иптәш кызлары белән авыл клубында “укытучылы” уйныйлар.
– Бу һөнәрне сайлавыма беренче укытучым Александр Афанасьев сәбәпче булгандыр. Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасында катнашкан остазымның килеш- килбәте дә үзгә иде. Бүгенгедәй күз алдымда, аның чалбар “стрелкасы” кулың киселерлек тигез иде. Бик чиста, төгәл укытучыбыз без – укучыларыннан да шуны таләп итте. Табигать белеме дәресендә китапта бирелгәннәрне генә үзләштереп калмадык, кояшка карап, көнчыгышның кая икәнен ачыкларга, урманда, күләгәдә юнәлешләрне билгеләргә өйрәндек. Ул безне һәрьяклап үстерде, тормышта кирәкле белем бирде, – дип укытучысын рәхмәт хисләре белән искә ала Зөлфирә Саяхова.
Покровка авылындагы башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Зөлфирә укуын Горбуновка авылындагы сигезьеллык мәктәптә дәвам итә. Башлангыч сыйныфларда укыганда математика яки география укытучысы булырга хыялланган кыз, фикерен үзгәртеп, рус теле укытучысы булу турында уйлана башлый. Зөлфирәне төрле бәйге- конкурсларга әзерләгән рус теле укытучысы Галина Мосалкова үз фәненә мәхәббәт уяткандыр, күрәсең. Хәер, нинди генә юнәлешне сайласа да, Зөлфирәнең яхшы укытучы булачагына шик булмый. Укытучылары бөтен фәннәрне дә яхшы үзләштергән кызның киләчәктә зур уңышларга ирешәсен күзаллыйлар.
Өлкән классларда кыз Мөслим урта мәктәбендә укый. Мөслимдә ул, эчке дулкынлануын, эчке көрәшен җиңеп, физика укытучысы булырга ниятли!
– Мөслим мәктәбендә физика фәнен Флера Фәттахова укытты. Бу фәннең нечкәлекләре белән ныклап кызыксына башладым, әлеге фәннең бөтен серләрен беләсем килде. Физикага мәхәббәт бик көчле иде, – ди Зөлфирә Мөхәррәмовна. – Физика мине гаҗәеп ачышлары белән сокландыра. Кешелек дөньясының киләчәге шушы фән белән бәйле дип, икеләнмичә әйтә алам.
Үз фәнен яраткан, аңа чын күңеленнән гашыйк укытучы гына балаларга төпле белем бирә аладыр. Шушы фикер белән мәктәпне тәмамлаган Зөлфирә Казанның педагогия институтына юл тота. Физика факультетында укыган яшь белгеч юллама белән Тат. Шуран мәктәбенә кайта. Биредә ул 15 ел физика укыта.
– Тормыш иптәшем Илкам белән дә Тат. Шуран мәктәбендә таныштык. Мәхәббәт тәүге очрашудан башланды. Язмыш диген, икебез дә бер үк уку йортында укыганбыз, бер үк тулай торакта яшәгәнбез һәм бер мәртәбә дә күрешмәгәнбез. Бер ел очрашып йөрдек тә өйләнештек. Өч балабыз да шушы җирлектә туды, – ди Зөлфирә Мөхәррәмовна.
Илкам абый Тат.Шуранда химия, биология, география фәннәрен укыткан. Бүген ул – лаеклы ялда. Шулай булуга карамастан, Михайловка, Түбән Табын мәктәпләренә йөреп, география укыта.
– Әни өйдә дә укытучы иде. Йөгереп керә дә, кулларын матур итеп кушучлап, безгә “укучыларым” дип дәшә иде. Безнең беребез дә укытучы булырга хыялланмады. Әти-әниең укытучы булу – мәртәбәле, әлбәттә. Ләкин ул – бик тынгысыз, бик җаваплы һөнәр, – ди Әлмәт шәһәрендә яшәүче кызлары Регина.
Зөлфирә Саяхова 2003 елда гимназиягә эшкә күчә. Ул – яшьләргә киңәшче, юнәлеш бирүче дә.
– Зөлфирә Мөхәррәмовна фәнен бик ярата һәм укучылардан да шуны таләп итә. Укучыларны кызыксындыру өчен тема буенча мәгълүматларны мөстәкыйль табарга киңәш итә, дәресләрдә төрле тәҗрибәләр үткәрә. Физикадан бердәм дәүләт имтиханын тапшырырга теләүче укучыларыбыз әз түгел. Балалар күңелендә очкын кабызыр өчен укытучы таләпчән булырга, шул ук вакытта укучыларның эчке дөньясын аңлап эшләргә тиеш, – ди гимназия директоры Азат Мирзаянов.
Зөлфирә Саяхова дәресләрен балалар көтеп ала. Теманы гади итеп, төрле мисаллар ярдәмендә аңлатучы укытучыны балалар үз итә. Катлаулы, әмма бик мөһим физика фәненә мәхәббәт уятучы укытучының бик күп укучылары бүген шушы юнәлештә укуларын дәвам итә, әлеге фән буенча диссертация яклаучылары да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев