Таныш булыйк!
Али Агабеков район хастаханәсендә хирургия бүлеген җитәкли.
2013 елда Махачкала медицина университетының дәвалау бүлеген тәмамлаганнан соң, Санкт-Петербургта Мечников исемендәге медицина университетында ординатурада укый: хирург белгечлеген үзләштерә. Дустының чакыруын кабул итеп, Сарман районына эшкә кайта. Тик биредә озак эшләргә туры килми, туган ягына китә. Дагыстан утлары шәһәрендә хирург булып эшли. Белемен күтәрү максатында Санкт-Петербургта, Мәскәүдә курслар үтә, УЗИ аппаратында эшләргә өйрәнә. Бу аңа юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән авыруларга диагнозны дөрес куярга ярдәм итә.
Наилә Сәлахова
Фото - А.Агабековның шәхси архивыннан
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 8 сентябрь санында танышырга була
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев