Сагынуга дәва юк икән
Исән булса, шагыйрь Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) 3 гыйнварда 77 яшь тулган булыр иде.
Дәвамы.
Бүген Зөлфәтнең бабай исеме белән горурланып яшәүче тугыз оныгы бар. Алар арасында иң зур бәхет – әти белән иң күп аралашу безнең олы кызыбыз Камиләгә елмайды.
...Беренче онык. Әти белән әнинең әле бик яшь чагы – Фирая-әнинең дәү әни буласы килми генә бит (мин аны бүген бик яхшы аңлыйм!). Баланы диванга утыртып куеп, аның алдына тезләнеп: “Мин дәү әни түгел, мин – әника”, – дип әйтүләре һаман да күз алдымда. Һәм ул бүгенгәчә “әника” булып калды да! Ә Зөлфәт- әтиебез, киресенчә: “Юк, мин – бабай!” – дип, сөенеп һәм горурланып әйтте! Зөлфәт-бабай... Ул оныкларын бик яратты. Әле дә оныклары белән бергәләп бер кызык уен уйнаганы исемдә, һәм ул уенның ни дәрәҗәдә балалар өчен файдалы булганын вакыт узгач кына аңлый башладым. Уенның сере – ни күрсәң, шул әйбер турында әкият уйлап чыгарырга кирәк. Зөлфәтнең күзләре яна, чөнки аңа балалар фантазиясе, аларның тузга язмаган әйберләр уйлап чыгаруы ошый. Балалар да шат – бабалары бит, әнә, әле алар ишетмәгән бер генә сүз өсти: әкият тагын да маҗаралырак, кызыклырак булып китә. Җыйнаулашып бөтенләй яңа, сихри дөньяда яшәп алалар.
Камиләнең скрипкада уйный башлаган чоры. Бер дә уйный белмәгән кешенең скрипка кылларыннан нинди тавышлар чыгаруын күз алдына китерүе авыр түгел. Бу хәлгә бары тик әни кеше генә түзә ала һәм... Зөлфәт түзде. Тәүге музыкаль “опусларның” ул иң беренче бәхетле тыңлаучысы иде. “Молодец, кызым! Өйрән, тырышасың!” – дигән сүзләре балага канат куйгандай була торган иде. Камиләбезнең, дәү әтисен сөендерәсе килеп, “Яфрак төшкән җиргә...”не скрипкада уйнавы әле дә күз алдымда... Зөлфәт оныкларының чит телләр өйрәнүен дә гел хуплады. Камиләгә дә: “Телләр өйрән, кызым”, – дия иде. Бабасының сүзләрен васыять кебек кабул итеп, Камилә – инглиз мәктәбен, аннары КФУның шәрык телләре факультетын кызыл дипломга тәмамлады. Мактанып әйтүем түгел, бабасының (үзе исән булмаса да) сүзе ни дәрәҗәдә үтемле булуы турында искә төшерүем генә...
* * *
Күзәтүләрем. Шагыйрьгә илһам иңгән. Бүлмә ишеге ябык. Бөтен кеше аяк очында гына йөри, бармакны сак кына авыз тирәсенә куеп: “Тшшш... Яза”, – дип пышылдашабыз. Төн җитте. Өй эчендә шылт иткән тавыш та юк. Гаҗәп: хәтта сәгать тә туктап калган сыман. “Фирая, каләм!..” Бераздан “Фирая, ручка!..” Сәгать төнге өч тә, иртәнге биш тә булырга мөмкин, тагын Зөлфәт тавышы: “Фирая, тыңла!..” Ә иң гаҗәпләндергәне – төне буе керфек какмый язганнан соң, иртән, җыенып, эшкә чыгып китүе. Юк, дөрес түгел, эшкә чыгып китү түгел, редакциядә көне буе җимертеп эшләп кайтуы. “Чаян”ның ул еллардагы баш мөхәррире Рәшит Зәкиев әйтмешли, “Чаян” 30 ел Зөлфәт телендә сөйләде”.
Ә кичләрен инде “Әкият” курчак театрының баш режиссеры Илдус Зиннуров килеп керә. Минем өчен ул вакыттагы иң кызык күренеш – кәгазьләрен өстәлгә түгел, урындык өстенә куеп, аларның яңа пьеса иҗат итүләре. Менә йөгереп кенә яшь актер Илдус Габдрахманов килеп керә... Камал театрында Фәрит Бикчәнтәев әти тәрҗемәсендә Лопе де Веганың “Биюче”сен куя. Аның да үз тарихы бар. Пьесаны заманында режиссер Рифкать Бикчәнтәев куярга кызыккан була, әмма өлгерми кала. Фәрит Зөлфәткә яңадан мөрәҗәгать итә һәм әтисенең хыялын тормышка ашыра... Хәзер уйлап карыйм да, бер нәрсәне ачык аңлыйм – Зөлфәт яшәмәде, ул янды... Ялкынланып, илһамланып, бөтен барлыгы белән эшкә, иҗатка күмелеп...
Дәвамы бар
Лариса Маликова.
Фото – Лариса Маликованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев