Музейларда – үткән дәвер сулышы
Шәхси музей булдыручылар саны арта бара. Алар арасында Бикмәч авылында яшәүче Николай Николаев та бар.
Николай Николаев мари халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап, аларны буыннан-буынга кадерле ядкарь итеп тапшыру өчен тырыша. Ихатасындагы музейны да шул максатны күздә тотып булдырган. Анда ниләр генә юк?! Мари халкының 200 еллар элек кулланган тирән зур кашыгы аеруча кызыксыну уятты. Ул кашыкның озынлыгы да бер метрлап бардыр! Аның эченә хәтта зур кәстрүл сыймалы! Бу кашыкны Николай абыйның бабалары, бабаларының бабалары куас, сыра кайнатканда файдаланган.
– Үземне белә-белгәннән бирле тарихи, борынгы әйберләр белән кызыксындым. Алар телсез булса да, үзләрендә шулкадәр мәгълүмат туплаган. Менә бу янгын сүндерү җайланмасы һаман да сафта. Әйберне кадерләп тотсаң, ул сиңа озак еллар хезмәт итәчәк. Алга таба музейны эчләргә, диварларын борынгы стильдә ясарга уйлыйм. Музейга килүчеләр экспонатларны карап йөргәндә, борынгы савыт- сабалардан ашау-эчүне күздә тоткан җәйге “трапезная” да булдырасым килә. Яшьләр әби-бабаларыбыз көнкүрештә кулланган урак, күмер үтүге һәм башка шундый әйберләрне ишетеп тә белми. Бездән соң килгән буын ата- бабаларының үткәне турында хәбәрдар булырга тиеш. Интернет дөньясы безгә борынгылардан мирас булып калган ядкарьләр турында мәгълүмат бирә алмый, аларны тотып карап булмый. Шуңа күрә сөйләүчеләр, белүчеләр булганда күңел сандыгыңны баетып калырга омтылырга кирәк, – ди Николай абый.
Музейда иске сәгатьләр, счет, җиз комганнар, җилпучлар, күмер үтүкләре, савыт-саба, радио һәм башка әйберләр урын алган. Николай абый борынгы экспонатларны элек музейларга тапшырып барган. Соңрак музейны ихатасында булдырырга уйлаган.
– Тормыш иптәшем мари халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итеп яши, үткәннәрне өйрәнә. Исәбенә кергән эшне башкармыйча калмый. Берәр идея белән яна башласа, аны тормышка ашыру өчен бөтен барлыгын бирә. Тагын алачыкны иске әйберләр белән тутыра инде дип уйласам да, Николайның теге яки бу экспонатны эзләвен, аның тарихын өйрәнүен күргәч, фикеремне үзгәрттем. Үзе теләгән тәртиптә урнаштырды ул тапкан әйберләрен. Музейны күрергә бик күп авылдашлар килә, – ди тормыш иптәше Земфира апа.
Николай абыйның үзенчәлекле музее үткән елларга алып баручы бер портал кебек. Анда керергә, һәр экспонатны кулларың белән тотып карарга кирәк. Шунда гына элекке көнкүреш җиһазларында, эш коралларында үткәннәрнең рухы булуын тоемлый аласың. Николай Николаевның кадерләп саклаган һәр әйберсендә – үткән дәвер сулышы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев