Мәхәббәтле гомер
Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Әлеге мәкаль Тат. Бүләр авылы егете Мизхәт Нәҗиповка туры килә. Гаиләдә төпчек бала булса да, Мизхәт иркәләнеп үсми. Әтисе белән абыйсы Бөек Ватан сугышына киткәндә аңа 4 яшь тә тулмаган була.
– Безнең чор кешеләре кечкенәдән эшләп үсте. Озын арбалар белән урманнан утын ташыдык, галәмәт зур бүрәнәләрне арбага үзебез чыгарып сала идек. Колхоз эшенә 14 яшьтә чыгып киткән кешеләр без. Авыр күтәрдек, авыр яшәдек, аяклар да шуңа авыртадыр инде, – ди Мизхәт абый.
Кечкенәдән бергә уйнап үскән Нәҗибәне тормыш юлдашы итеп сайлый егет. Шулай итеп дуслык мәхәббәткә бөреләнә.
– Без ике өй аркылы гына яшәдек. Мизхәтнең чаялыгы, сөйкемле һәм әдәпле булуы күп кызларны гашыйк итә иде. Аның мине тиң яр итеп сайлаячагын йөрәгем белән сизә идем. Мизхәт һәрвакыт күз алдымда булды. Ул колхозга озын арба белән утын ташыганда, мине 15 яшемдә Горькийга торф чыгарырга җибәрделәр. Ике ел эшләп кайткач, фермада – дуңгызлар, аннан сыерлар карадым. Колхоз эше күмәк бит инде ул. Нәҗип белән гел очрашып тордык , – дип елмая тормыш иптәше Нәҗибә апа.
Бер ел очрашып йөргәннән соң, Мизхәтне хәрби хезмәткә алалар. Егет Свердловск өлкәсендә өч ел танкист булып хезмәт итә.
– Хәзерге яшьләр хат язу, открытка җибәрүнең нәрсә икәнен онытып баралар. Нәҗибәгә көнаралаш хат язып сала идем. Ул да җавапны озак көттерми иде. Солдат өчен туган яктан килгән хатлардан да кадерлерәк нәрсә юк. Хәрби хезмәт вакытында кайту белән авылның иң чибәр һәм акыллы кызы – Нәҗибәмә өйләнәм, дигән уй белән өч ел вакытның узганы сизелмәде дә. Ул – мине, мин аны сагынып көтеп алдык. Бер ай дигәндә матур итеп туй үткәрдек, – дип искә ала Мизхәт абый.
Яшь гаиләнең уңганлыгына күпләр сокланып һәм көнләшеп тә карый. Мизхәт абый белән Нәҗибә апа биш балага гомер бүләк итә. Бүген аларның һәммәсенең үз гаиләсе, яулаган уңышлары, ирешкән биеклекләре бар.
– Әткәй белән әнкәйнең бергә буласылары аларга мулла исем кушканда ук билгеле булгандыр. Охшаш исем- фамилия белән гаилә корган кешеләр, һичшиксез, бәхетле була. Аларның тормышы безгә кечкенәдән үрнәк булды. Әнкәй – ипле, сабыр, әткәй – җор телле һәм тик утыра белми торган бик актив кеше. Бәләкәй чагыннан ук әткәй авылдашларын моңлы тавышы белән сокландырган. Оста җырчы һәм биюче булудан тыш, туйлар, бәйрәм-мәҗлесләр алып барган, телгә бик оста булган. Чордашлары белән кызык булмаган микән, әти һәрвакыт үзеннән өлкәнрәкләр белән аралашкан. Үзеннән зуррак малайлар аңа хөрмәт белән караган, – дип сөйли кызы Резида Бухарметова.
Нәҗибә апа каенаталы-каенаналы йортка килен булып төшә. Кечкенәдән эшләп үскән тырыш кызны яңа гаиләдә яратып кабул итәләр. Шулай булмаса, 32 ел каенана-каената белән дус һәм тату итеп яши алыр идеме?! Дус-тату яшәүнең сере – бер-береңә юл куеп яшәүдә, дигән фикердә алар.
– Тормыш иптәшеңә ачу килгәндә дә, эндәшмәскә кирәк. Безнең әнкәй 92 яшенә кадәр яшәде. Нәҗибәм аны үз әнисе кебек тәрбияләп, хөрмәт күрсәтеп, соңгы юлга озатты. Бик әйбәт яшәдек. Ике өй аркылы гына яшәсә дә, Нәҗибә кайтып китеп йөрмәде. Минем шөгыльләремә беркайчан каршы килмәде. Сабантуйларда гер, штанга күтәргәнне күзен дә алмый карап тора иде. Мәҗлес алып баручы һәрвакыт халык алдында. Гаиләбездә көнләшү дигән нәрсә булмады, – ди Мизхәт абый.
Мизхәт абый, үсмер чоры һәм яшьлек еллары авыр эштә узса да, ул вакытны “яшьлегемнең иң кадерле еллары” дип искә алырга ярата. Колхозда һөнәр алмыйча гына эшләүне яратмыйча, Мизхәт, Актанышка барып, шоферлар курсына языла. Укудан көн саен кайтып йөрергә дә иренми! Дүртенче класстан соң туган авылыннан 15 чакрым ераклыкта булган Пучы мәктәбенә җәяү йөреп укыган егеткә уку авыр булмый. Кулында шофер таныклыгы булган егеткә авылның янгын сүндерү машинасын тапшыралар. Соңыннан “Урожай” колхозының ферма мөдире итеп билгелиләр. Мизхәт абый озак еллар шофер да булып эшли, лаеклы ялга чыкканчы атлар фермасында чабышкылар һәм юртаклар тәрбияли.
– Бүген бабакаебызның 14 оныгы һәм 16 оныкчыгы бар. Һәркемнең аның яраткан оныгы буласы килә! Без – күп, ә бабай берәү генә. Бабай безне, чиратлаштырып, янгын сүндерү машинасында йөртә иде. Көтүгә чыккан вакытлар да истә калган. Бабакайның атта йөртүен көтеп, талашып бетә идек хәтта. Бабайның “басуда утлы шарлар күргәнем булды” дип сөйләгәне булды. Ләкин без күпме генә көтсәк тә, мондый “җен шарлары”н күрергә насыйп булмады. Бабай – бик бала җанлыклы кеше, шул ук вакытта усаллыгы да бар. Ул май ягып ашаткан печеньеларның тәме бүген дә авызда саклана, – ди оныгы Эльвина.
Мизхәт Нәҗиповка 85 яшь тула димәссең, егетләргә хас җитезлеген, сөйкемлелеген югалтмаган ул. Ходай сәламәтлекне кызганмасын! Бик күпләргә төпле киңәшләрен бирүче, нәселле атлар тәрбияләүнең бөтен серләрен белүче Мизхәт абый авылның аяклы тарихы булып гомер кичерә. Гомерегезнең һәр көне сезгә өр-яңа шатлыклар алып килсен!
Фото - Мизхәт Нәҗиповның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев